Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Безнең арада Ватан геройлары»

9 декабрь - Ватан Геройлары көне булып үтте.

Ватан Геройлары көне – безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтирәләрне саклау булып тора. Бу көнне илебезгә хезмәт иткән һәм Ватан хакына батырлык кылган һәркемгә хөрмәт күрсәтәбез.
Хәкимҗанов Котдус Хәкимҗан улы 1925нче елның 10нчы маенда Әтнә районы Күәм авылында дөньяга килә.
1943нче елның гыйнварында Әтнә хәрби комитеты тарафыннан Ватанны саклау өчен Совет Армиясе сафларына алына. Хәрби хезмәтне 84нче номерлы кавалерия девизында үтә. ( ст. Каменный Рыбалов Ханькайского района Приморского края), аннан соң 72нче номерлы кавалерия бригадасында, 1945нче елның октябреннән башлап, 4нче номерлы ат депосында, 1947нче елның апреленнән 210нчы номерлы Кызыл тасмалы танк полкында, ә 1947нче елның декабреннән 1948нче елның февраленә кадәр 210нчы номерлы танк полкында беръеллык ротада хезмәт итә.
1945нче елның августыннан 1945нче елның 3нче сентябренә кадәр, Япония белән сугышта катнаша һәм 1948нче елның 20нче февралендә запастагы СССР Министрлар советының 13.01.1948нче карары нигезендә демобилизацияләнә. "Японияне җиңгән өчен медале" белән бүләкләнә.

Дусым мәдәният йорты Альбина Хакимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев