Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Безнең белән калыгыз!

4 октябрьдән 14 октябрьгә кадәр вакытлы матбугатка язылу ункөнлеге старт ала.

Шул уңайдан, хөрмәтле газета укучыларыбыз сезгә әйтер сүзләребез бар.

Ункөнлек – яраткан газета-журналга арзан бәядән язылу өчен бер дигән мөмкинлек. Язылу өчен бары тик почта бүлекләренә яки почтальоннарга гына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Ә ни өчен вакытлы матбугатка нәкъ бу чорда язылып калу отышлы соң? Беренчедән, газета-журналга язылу бәясе арзанрак була. Бәяләр сизелерлек “чеметкәләгән” вакытта бу аеруча мөһим. Икенчедән, бәяләр әледән-әле артып тора. Шуңа да алданрак язылып калган очракта отышлы да була. Өченчедән, газета-журналларда тикшерелгән рәсми яңалыклар гына урын ала.

Вакытлы матбугат бәяләре куркытадыр. Әмма исәпләп карагыз әле. Башка барлык әйберләргә бәяләр бик нык арткан бер вакытта, газетаныкы – киресенчә күпкә арзанга чыга. Чөнки газетага бер языласың да, алты ай дәвамында әлеге мәшәкать турында онытып торасың. Ункөнлек вакытында газета бәясе бары тик 823 сум да 68 тиен генә була. Кунаклар киләсе булса кибеткә бер тапкыр кереп, тәм-том җыярга да җитми бу акча. Ә рәсми район хәбәрләре белән танышып бару күпкә кыйммәтрәк, чөнки мәгълүмат – иң кадерлесе! Уйлап карыйк әле, урам сүзе белән яшәү җиңелме, әллә рәсми фикерне ишетү рәхәтме? Районыбыз данын күтәргән шәхесләр, тарихи данлы үткәнебез, өметле киләчәгебез, махсус хәрби операциядә катнашучы ирегетләребез, туган җиребезнең күркәм хезмәт ияләре турындагы мәгълүматларны башка каяндыр алу мөмкин түгел. Моның өчен, беренче чиратта, район газетасы белән элемтәдә булу, һичьюгы, аңа язылып, өеңә алу кирәк. Кыскасы, укыган кеше белә – газетабызның һәр санында берничә яңалык! Гади генә түгел, ләззәтле, “тәмле”, файдалы яңалык. Аларны башка бер генә газета да язмаячак.

Газетага язылганнан соң, квитанция күчермәсен редакциягә юлларга онытмагыз. Язылу вакыты тәмамлангач, газета укучылар арасында бүләкләр уйнатачакбыз. Бергә булыйк, бергә калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев