Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова хастаханәдән чыкты

Аңа Мәскәүдә операция ясаганнар.

Татарстанның күренекле блогерларының берсе, аранжировка остасы Марат Мухинның хатыны Гөлия Вәлиәхмәтова Мәскәүдә операция ясаткан. «Үзем өчен...» – дип ул күкрәкләрен күтәрткән. Моңа кадәр ашказынын кечерәйттергән иде. 

Операцияне чыгышы буенча Башкортостан егете, хирург Ренат Гарипов ясаган. Гөлия үзен яхшы хис итә, аны хастаханәдән чыгарганнар инде. 

«Операция уңышлы узды. Табиб Казанга самолет белән кайтырга рөхсәт итте. Әмма мин машинада, үземнең язылучым белән кайтырга булдым. Юлда вакыт барыбер 5 -6 сәгать уза. Миңа 3 кг артык йөк күтәрергә ярамый. Чемоданым 8 кг авырлыкта. Аэропортта аны берничә тапкыр күтәрергә туры киләчәк», – дип хәбәр итте ул үзенең социаль челтәрләрендә.

Гөлия операциянең бәясен дә әйтте. Аңа бу операация 420 мең сумга төшкән. 

Шәһри Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев