Бөек Җиңү юлы буйлап...
Саимә Сабирова, РФның атказанган укытучысы
Казаннан без, бер төркем ветераннар һәм “Юнармия” хәрәкәте яшьләре, су юлы буйлап 11 майдан 21 майга кадәр Мәскәүгә сәяхәткә киттек.
Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына багышланган, өлкән һәм яшь буынны берләштергән бу сәфәр Татарстан республикасы рәисе һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылды.
“Ф.И.Панферов” теплоходы безне, 138 сәяхәтчене көтә иде инде. Оркестр, югарыда әйтелгән миннистрлык вәкилләре – барысы да безне озатырга килгән. Ялкынлы сүзләр, көләч йөзләр, шат күңел һәммәбездә, һәр чыгышны алкышларга күмәбез: ветеранмы ул, артистмы – барыбер. Күңелебездә шушы бәйрәмне оештырган һәрбер затка ихлас күңелдән рәхмәтебез кайный һәм матбугат аша да аны белдерәсе килә.
Безнең районның ветераннар советы рәисе Хәмит Галимҗанов шушы сәяхәт турында әйткәч, әле киреләнәм, имеш, туйган ил буйлап автобуста йөреп. Нинди бүләк икәнен аңлагач, чиксез шатландым.
Мине районнан елга портына китереп куйдылар, алып кайттылар. Үземне бик дәрәҗәле шәхес итеп хис иттем шул чакта. Мине олылаган һәрбер затка рәхмәтлемен.
Теплоходта уңайлы каюталарга икешәр кеше итеп урнаштырдылар. Ашау-эчү “Волга”, “Кама” рестораннарында. Ризыкларның төрлелеге шаккаттыра. Сайлау мөмкинлеге дә бар. Кайберсенең исеме дә таныш түгел, ләкин барысы да бик тәмле. Сәяхәттән буш вакытта да тик тотмыйлар: караоке, ниндидер әйбер ясарга өйрәтү түгәрәкләре, хорлар көрәше, батырлык сәгатьләре, лото, шахмат ярышлары – кем нәрсә булдыра. Онытып торам әле: Каракулов фамилияле профессионал-фотограф мастер-класс та уздырды. Матур фотолар эшләү серенә төшендек.
Ә хәзер әйдәгез сәяхәткә.Чуаш иле башкаласы Чебоксарда беренче тукталыш. Безнең корабль килеп басканда, ярда инде милли киемнәрдән безне бер төркем халык каршы алды. Китте тамаша: җыр, бию, сөйләү. Безнекеләр дә кимен куймадылар: бәйрәмчә тәбрикләү, күчтәнәчләр тапшыру, һәйкәлләргә чәчәкләр салу, бер минутлык тынлык урнаштыру. Аннан автобус белән шәһәр буйлап сәяхәт. Шәһәрнең тарихы, күренекле җирләре белән танышу. Чуаш иленнән ике йөз мең кеше яу кырына киткән. Шуның йөз илле меңе илебез өчен башларын салып калган. Бүгенге көндә республикада барлыгы бер миллион кеше яши, шуның яртысы башкалада. Бу шәһәр, белгәнебезчә, В.Чапаев белән бәйле һәм аңа адым саен һәйкәл дип әйтсәм, күпкә ялгышмам.
Бер мәгълүмат: чуашлар безнең кебек төрки группасына керә, чагыштырыйк сүзләрне: юман-имән, урам-урам. Бик ошаган телләребез.
Кунакчыл чуашларга рәхмәт әйтеп, Костромага юл тотабыз. Ул зур шәһәр түгел, барлыгы 270 мең халкы бар. Бик кызык вакыйгага игътибар иттем. Бөек Ватан сугышы чорында шәһәргә бер бомба да, бер снаряд та төшми. Монда госпитальләр һәм эвакуацияләнүчеләр урнаша. Кострома шәһәренең тарихы угро-финнардан башлана. Алар шушы җирләрне урманнардан азат итү йөзеннән учаклар ягалар, курчаклар (тотем буларак) яндыралар. Кострома “костры” сүзеннән алына.
Шәһәр үзәгендә урнашкан сату рәтләренә игътибар иттем. Нәкъ Санкт Петербургтагы Гостиный двор кебек. Шундый ук аркалар, аның артында сату урыны, шул ук архитектура. Кызыксынып, сорау да бирдем. Чыннан да, төзүчеләр Төньяк башкалабыз архитектурасын кулланган.
Шунысы кызык, шушы кечкенә шәһәрдә җиде йөз алтын һәм көмеш эшкәртү предприятиесе бар. Хәтердә үзенең уникаль архитектурасы белән Ипатьево монастыре дә сакланып калган.
Алда Углич шәһәре
Бу шәһәрдә мин сезне Рус Гидро музее белән таныштырасым килә. Белсәгез, ул Россиянең гидроэнегетикага багышланган төп музее. Аңа таң каласың. Музей 2006 елның 22 декабрендә ачыла. Идел ГЭСы 1952-1961 елларда төзелә һәм “Коммунизмның иң бөек төзелешләре” исемлегенә керә. Монда төрмәдә утыручылар хезмәте дә керә. Музейда аларга да урын бар. 1962-63 елларда дөньяда бу гидроэлектростанциягә тиңнәр юк. Ә бүген дөньяда иң зур электростанция Кытайда икән, “Три ущелья” дип атала.
Музейга күчик инде. Шунда кергәч, сезне бер предмет үзенә җәлеп итә. Чишенү бүлмәсеннән чыккач, экспозицияләрне караганчы, экскурсантларны түшәмгә элгән озынча зәңгәр шар каршылый. Уйлыйм, берәрсе ялгыш кагылса, тишелер, шиңәр инде бу. Бәлки эчендә су да бардыр әле. Башыма ник бер фикер килсен! Аннан, юләр, мәйтәм, аңыңа кил! Бу бит су галиҗәнәпләре – Тамчы! Бөек Тамчы! Күлләр анасы; елга, диңгез, океаннар аннан башлана! Илләрне яктылыкта, җылылыкта, көчле итеп имин тотучы Су-патша!
Музейда гидроэлектростанция эшчәнлеген күрсәткән макетлар күп. Алар барысы да эшли, шушы Углич гигантының ничек итеп эшләвенә аңлатма бирә. Исең китеп карыйсың.
Алда – Мәскәү
Шәһәр буйлап автобуста барабыз. Гид башкалабыз турында кыскача мәгълүмат биреп бара.Берничә тапкыр Мәскәүнең бик күренекле урыннарында булгач, аның сүзләренә аерым игътибар итмим. Безнең сәяхәт Мәскәүгә түгел, аннан 50 км ераклыкта урнашкан “Патриот” паркына. Парк биш гектар җирне биләп тора. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына карата Русия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан «Патриот» хәрби-патриотик паркы территориясендә Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең төп гыйбадәтханәсе төзелә. Гыйбадәтханә комплексы биләмәсендә 1418 адым озынлыгында “Хәтер юлы” галереясе булдырыла.
Күзгә “Җиңүгә 1418 адым” дигән сүзләр ташлана. Сугыш барган көннәр бит бу! Илебез өчен иң авыр көннәр!
Комплекс белән танышуны галереядан башлыйбыз. Ул 35 тематик залдан тора. Интерактив панельләр. Алардан сугышта катнашкан туганыңны таба аласың. Мин элек үк “Подвиг народа” сайтыннан кайнатамның сугышчан юлы турында 12 битлек буклет табып алган идем. Монда да эзлим. Үз әтиемне таба алмадым, чөнки бер генә хәреф дөрес булмаса да, система язганыңны кабул итми. Монда да бар ул Сабиров Гилумхан Сабирович! Ләкин портреты юк. Шунда ук яныма музей хезмәткәре килеп басып, батырның портреты турында белеште. Мин сугыш вакытында төшкән фотосының барлыгын әйттем. Ул миңа ватсап номерын кулга тоттырды. Мин фотоны җибәрергә вәгъдә иттем һәм җибәрдем дә.
Ул фотоны ничек табуым турында язган идем инде.
Галерея юлында Бөек Ватан сугышының хронолентасы урнашкан. Анда сугышның һәр көне тасвирланган.
Унике метрлы өч панорамалы кинозал экраннары сугыш вакыйгалары белән таныштыра. Уникаль экспонат булып сугыш чоры артефактлары тора: автоматлар, пулемёт, граната, гаскәрләр киеме hәм башкалар.
Егерме алты зал – иммерсив зал. Нәрсәне аңлата соң ул? Син монда виртуаль мөхиткә чумасың. Чын-чынлап гаскәр белән бергә сугышта катнашасың кебек, радист синең яныңда эшли, син аны тоясың, дәшүең дә мөмкин, шул дәрәҗәдә тормышчан бу заллар. Карыйбыз: операция бара, ярадан кан ага, хирург нәрсәнедер ямый, яраланган солдат йөзләрен сыта. Күзләрдә яшьләр, яралы сугышчының хәлен җиңеләйтәсең килә. Кинодан өзек белән бутамыйбыз. Монда син дә шул гамәлләрдә катнашкан кебек. Сугышчыларның авыр тормышын син дә сизәсең кебек, чөнки син аның янында торасың.
Соңгы залда миллионлаган солдатның портретлары күккә ашалар һәм йолдыз булып балкый башлыйлар. Бөек Ватан сугышына багышланган мондый монументаль комплексны күргән юк иде әле. Ялгышам.
Севастопольдагы комплекс та шундый хисләр уяткан иде. «35 Яр батареясе» музей комплексы 1941-1942 елларда Севастополь оборонасының соңгы көннәрендәге фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Экскурсия экспозициясенә һәм текстына кешеләрнең массакүләм үлеме күренешләре кертелгән.
Алар олы кеше кабул итүенә генә исәпләнгән. Ул шартлаган батареяның салкын биналарында 100% дымлылык белән уза. Музей директоры боерыгы буенча 7 яшькә кадәрге балаларны экскурсиягә кертмиләр. 12 яшькә кадәрге балаларга экскурсиягә бару киңәш ителми. Вакыйгаларның нинди кискен булуын чамалагансыздыр. Ул комплекс та тетрәндерә.
Теплоход Ярославль шәһәренә юл тота.
Шәһәрнең исеме “Ярая славадан” алынган. Ярый-ярость –бер тамырдан. Ярсуны аңлата татарча.
Причалда безне бер төркем ветеран каршы ала. Шулар арасында 102 яшен тутырган сугыш ветераны Пеймер Михаил Николаевич. Егетләрчә әле ветеран, бер гасыр яшәгән дип уйламыйсың!
Бер беребезгә матур сүзләр бүләк иткәч, автобуслар белән киттек төп мемориалга. Шунда тантаналы рәвештә веноклар салдык, ялкынлы сүзләр әйтелде.
Шәһәргә 1010 елны нигез салынган икән. Казаннан биш яшькә яшьрәк. Шәһәр Ярослав Мудрый тарафыннан уналтынчы гасырда төзелгән.
Легендалар буенча, җирле халык аңа каршы аюны чыгара, җанварны кенәз балта белән чабып үтерә. Бу ышана торган фал түгел, ләкин халык күңелендә вакыйгалар шулай булып сакланган. Крепостьның стенасын 18 гасырда төзиләр. Бүгенге көндә Кремль дип атарга карар кылганнар. Хәтерләсәгез, бер чорны бу шәһәр Русиянең башкаласы да булып торды әле. Монда безгә бер (көмеш) тиенгә һәйкәл дә күрсәттеләр. Тиеннәр көмеш тимерчыбыктан эшләнелгән, “чешуйки” дип аталган. Биш тиенгә бер сыер сатып алып булган. Искәртеп үтәргә кирәк, элеккеге Кремльдән бер нәрсә дә калмаган, ләкин урыны билгеле.
Шәһәрнең гербында аю сурәте. Аюлар монда адым саен. Аю скульптуралары дип әйтәсем килә, тротуарларда да махсус аю табаннары эшләгәннәр.Чиркәүләр күплеге күзгә ташлана.
1612 елгы халык ополчениесе җитәкчеләре Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарскийга 2019 елда һәйкәл тантаналы рәвештә ачылган. Бүгенге көндә Ярославль алтын боҗра үзәге булып тора. Монда 140 архитектура һәйкәле Юнеско списогына кергән.
Киттек шәһәр белән саубуллашып кечкенә генә Плес шәһәренә.
ричалдан текә, нык агач баскыч буйлап шәһәргә менәбез. Дөресрәге, шәһәр читенә. Без менгән тау Левитан тавы дип атала. Авыл сымак җир. Шунда бөек рәссам И.Левитанга скульптура куелган. Шушы шәһәрдә Левитан ике йөздән артык картинасын иҗат иткән. Башка рәссамнар да бу шәһәрне чит итмәгәннәр. Скульптурадан ерак түгел борынгы каберлек үзенә җәлеп итә. Агачтан эшләнгән сыннарга, гыйбәдәт кылу предметларына сокланып карыйсың.
Шул ук көнне өйләдән соң Кинешмага килеп төшәбез.Исеме сәер. Салкын тирән суны аңлата икән. Инеш дигән сүзгә ошаттым мин аны. Элек бу җирдә финно-угорлар яшәгән. Исем алардан киткән. Ун өченче гасырда шушы халыкны славяннар кысырыклап чыгара. Кинешмны беренче тапкыр 16 гасырда искә алалар. Шәһәрдә зур хөрмәт белән Б.М.Кустодиевны искә алалар, чөнки үзенең ун ел иҗат тормышын ул шушы шәһәргә багышлаган. Рәссамның эшләре җирле картина галереясында да бар. Шунысы истә калган. Кечкенә генә бу галереяда И.К. Айвазовскийның да бер картинасы бар. Рәссам үз гомерендә алты меңнән артык картина иҗат итә. Дөньяда аның кадәр иҗат иткән мастер сирәк. Сере нәрсәдә? И.Айвазовский бер кайчан да натурадан рәсем эшләмәгән, аның хәтере уникаль булган. Әллә кайчан күзәткән диңгез күренешләрен марянист хәтерендә саклаган һәм вакыты белән иҗат иткән. Шулай ук бу шәһәр бөек драматург А.Островский белән дә бәйле. Ул 19 пьесасын нәкъ менә шушы шәһәрдә иҗат иткән. Кинешма да Катерина безнең ярдан суга ташланган дип сатулашучы шәһәрләр исемлегенә керә.Пьесаның әдәби әсәр булуы онытыла, күрәсең. Кинешма Совет полководецы, Советлар Союзы Маршалы, Генераль штаб начальнигы, Верховный Главнокомандование ставкасы әгъзасы Александр Михайлович Василевский белән дә бәйле. Ул Иваново өлкәсе Кинешма районының Яңа Гольчиха авылында туган.
Алда безне Түбән Новгород көтә.
Хәтерләсәгез, ул егерменче гасырда пролетар язучысы М.Горький исемен йөртә иде. ЮНЕСКОда ул хәзер дөньдагы тарихи һәм культура үзенчәлекләре буенча 100 шәһәр исемлегенә керә.Шәһәргә 1221 елны кенәз Юрий Всеволодович нигез сала. Ун алтынчы гасырда Русьның сәүдә үзәге буларак билгеле була. Мәкәрҗәне исебезгә төшерсәк тә урынлы булыр.Монда 1896 елны Бөтенроссия сәнәгать һәм сәнгать күргәзмәсе үтә.
Шәһәр Россиянең эре сәүдә үзәге статаусын яулый. Халык саны буенча бишенче урынны биләп тора. Идел буе Федераль округ башкаласы. Монда 1930 елда ГАЗ эшли башлый, 1995 елда – метрополитен.
Мәскәүгә барганда без монда туктамадык, әмма Иделдән югарыга, тауга күтәрелгән сигезле формасындагы баскычка игътибар иткән идек.
Ул очучы В.Чкалов баскычы дип атала икән. Тау башында батырның һәйкәле дә бар.
Чкалов Нестеровка ияреп Һавада “мёртвая петлядан” чыгу юлын тапкан очучы.В.Чкаловны гына түгел, бик күп каһарманнарны искә ала шәһәр. Шулар арасында Александр Невский да бар. Күңелгә Ленинград искә төшә. Бөек Ватан сугышы вакытында барлык һәйкәлләрне җиргә күмәләр, чөнки аларны эвакуацияләп булмый. Бер шушы һәйкәл генә кала. Ватанны саклауга китүче һәрбер сугышчы аның яныннан үтеп, илне сакларга, дошманны тар-мар итәргә вәгъдә биреп китә. Һәйкәлгә мондый сүзләр иңдерелгән: “Кто к нам с мечом придёт, тот от меча и погибнет” Бүгенгәчә актуаль бу шигарь. Илгә яу белән килгән һәр вахшине шушы җәза көтә.
Новгород белән хушлашып үзебезгә юл тотабыз.
Үз илебездән дә, Татарстаныбыздан да гүзәл республика юк һәрберебез өчен. Очраклы гына бөек рус язучысы А.С.Грибоедов : «Когда ж постранствуешь, воротишься домой, И дым Отечества нам сладок и приятен!» , – дип язмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев