Болгар борычының кызылы файдалырак, ди белгечләр
Кызыл болгар борычында С витамины яшел һәм сары борычтагыга караганда күпкә күбрәк.
Мондый яшелчәнең 100 граммында аскорбин кислотасының икеләтә нормасы туплана. Шуңа күрә борычның төрле файдалы үзлекләре бар:
• организмдагы күзәнәкләрне, аксымнарны һәм ДНКны зарарларга сәләтле ирекле радикалларны – оксидантларны нейтральләштерә;
• организмның саклану көчләрен саклау өчен иммун системасы күзәнәкләрен җитештерә торган биологик актив матдәләр — интерфероннар эшләп чыгаруны стимуллаштыра;
• организмда метаболизм процессында катнаша;
• яраларны төзәлтүдә, тире япмаларын, тоташтыргыч тукыманы, кан тамырларын торгызуда ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев