Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Брошь-тюльпан ясау буенча осталык дәресе күрсәттеләр

Бүген Әтнә районы Ары авылында икенче икмәк – бәрәңгегә багышланган бәйрәм узды.

Бәйрәм сәхнәсендә Әтнә, Яшел Үзән, Биектау, Арчадан килгән иҗади коллективлар чыгыш ясады. Биредә «Бәрәңге музее» эшләде, анда авылда үстерелгән төрле сортлы бәрәңгеләр тәкъдим ителде. Оештыручылар әлеге сортлар турында мәгълүмат бирде һәм бәрәңге үстерү серләре белән бүлеште. Төп үзенчәлек «Күмердәге картуф» ризыгы булды. Кунаклар һәм катнашучылар күмердә пешкән бәрәңге белән сыйланды. Үзәк китапханә һәм Ташчишмә авылы китапханәсе хезмәткәрләре дә әлеге чарадан читтә калмадылар: райондашларга, килгән кунакларга май канаты, брошь-тюльпан ясау буенча осталык дәресе күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев