“Бу йортта кеше яшиме?”
Яңа Бәрәскә авылында яшәүчеләрне бер-беребездән әнә шулай сорашып эзләргә мәҗбүр булдык.
Районыбызның төньяк-көнбатышындагы әлеге авыл Олы Әтнә авылыннан 22 километр ераклыкта урнашкан.
Кайчандыр халык тавышыннан гөрләп торган бу авылда хәзер нибары 8 кеше яши. Бу – җәйге чорда. Ә кышка кергәч, авылның 4 хуҗалыгында нибары 6 кеше генә кала. Көзге матур көннәрнең берсендә әлеге авылда булып, яшәүчеләр белән танышып, тормыш-көнкүрешләре белән танышып кайттык.
Бездә хәзер шундый гадәт китте – халкы күп булса, кеше бер-берсен якыннан белми, белсә дә – якын итми. Ә менә монда барысы да бертуганнар кебек, кемнең кая киткәнен, кайчан кайтасын син сораганчы ук әйтәләр.
Авыл үзе бик күркәм, тоташ яшеллеккә күмелгән. Анда-монда борын төртеп, тишелеп чыгып үскән агачлар, агач үсентеләре дә бар. Ә урам уртасында таш түшәлгән юлы бар, йорт-җирләре таза, нык. Шундук: “Еш кайтып, йортларын карап, ремонтлап торалар, күрәсең”, дигән фикер туды. Сөйләшә, аралаша торгач, моның дөрестән дә шулай булуы ачыкланды. Читкә китсәләр дә, авылдагы төп нигезләренә “эзне суытмыйлар” икән... Хәер, болай алга китмик әле. Бу мәкаләне авылга килеп кергән мизгелне чагылдырып башласак күңеллерәк булыр.
Шулай гадәтләнелгән диикме – Бактачы, Яңа Бәрәскә авыллары ягына баруны белүгә үк: “Кеше булыр микән соң анда?” – дип шик белдерүчеләр табыла.
Ирексездән күңелгә якташыбыз Алсу Мәрданованың шигъри юллары керә.
Ятим калган авыл, тып тын урам,
Бар да киткән күчеп шәһәргә.
Саф һавалы авылларда хәзер,
Авырырак инде яшәргә.
Ялгыз калган йортның тәрәзеннән,
Ак яулыклы карчык бага күк.
Саф чишмәнең улак тирәләрен
Сарып алган инде яшел мүк.
Капка төбендәге урындыкта,
Кояш нурында җылына карт мәче.
Сөткә салып бирер өчен аңа
Пешми мичтә тәмле күмәче.
Морҗаларда елап җилләр уйный,
Сызгырышып ватык тәрәздән.
Кайчан гына шаулап тора идең,
Ятим калдың Яңа Бәрәскәм.
Авылга җиңел генә – Күлле Кимедән Бактачыга барып, шуннан килергә уйладык без. Шөкер, яңгыр яумагач басу юлы мөмкинлек бирә иде. Әмма Бактачы авылына ук керә алмадык. Тирән елга төбендә күпергә сыеша алмыйча кырыйга киткән машина туктатып, башка юл эзләргә мәҗбүр итте. Нәтиҗәдә, әллә кайдан урап, авылга таш карьеры ягыннан кердек. Шөкер дияргә кирәктер. Ярый шул яктан кергәнбез. Бүгенге көндә авылда яшәүче берән-сәрән кешенең күпчелеге авылның шул башында яши икән.
Авылдагы йорт-җирләрнең күбесе таза, нык. Шуңа күрә “Менә бу йортта кеше яшидер?” яки “Монысында кеше булырга тиеш”, дип сайлана торган түгел. Ярый әле капканың бераз ачык булуын шәйләп, гаҗәп катыш кызыксыну белән шунда кердек. Биредә бездән дә ныграк гаҗәпләнгән бер апа каршы алды. Сания исемле апа икән, җәен биредә үзе генә яши. Дөресрәге, Казанда яшәүче кызы белән оныгы аның үзен генә калдырмыйлар – гел кайтып-китеп торалар. Ә кышка Сания апа алар янына шәһәргә китә. Җәмәгате Рәдиф абыйның вафатына инде 21 ел узган. Шулай да йорт-җирнең, каралты-кураның таза, нык булуы күзгә чалынды. Ишегалды да, каршыдагы бакча да, йорт-җире дә тәртиптә Сания апаның.
Үзара танышып, авылның бүгенге яшәеше, халкы белән танышырга теләп килүебезне белгәч, “Йөрисез шунда”, диюе булдымы – сизелер-сизелмәс кенә елмаеп алды ул.
Шулай да төгәл җавабын ишеткәч, бу авыл өчен борчылып, йөрәк бераз сыкрап куйды.
– Авылда инде Фирденат белән Сәрия, Илдар белән Нурдидә, Дания, Әгъзәм һәм минем хуҗалыклар гына калды. Тиздән мин дә Казанга китәм, – диде.
Дөрес, җәйге чорда ял итәргә кайтучылар бар икән үзе.
– Мин менә шушы күрше йортта туып-үстем, – дип каршыдагы йортка таба күрсәтте. – Ул вакытта Яңа Бәрәскәдә 41 хуҗалык бар иде әле, – дип, әллә гүзәл яшьлек чорын, әллә, күптән гүр иясе булган авылдашларын искә төшереп авыр сулап куйды.
Казанга китсә дә, монда җай чыккан саен кайтырга тырыша; шуңа күрә газны да сүндерми. “Энем гел килеп, карап тора”, – ди.
Халыкның авылдан китүенең сәбәбен эшсезлектән һәм юл булмаудан күрә ул. Шулай да читтәге авылдашлары ярдәме белән акчаны шактый зур суммада туплап, урамга ике кат таш түшәгәннәр. Таш чыгару карьерыннан башлаганнар, авыл урамына да өлеш чыккан. Моннан тыш референдум акчалары исәбенә бик яхшы итеп зиратны да җыештырганнар. Шул ук референдум исәбенә насос та алып куйганнар.
Сөйләшә торгач халыкның азлыгына бер сәбәп тә ачыкланды. “Элек һәр гаиләдә балалар күп була иде. Без үзебез дә 7 бала үстек”, – ди.
... Тарихка күз салсак, авылга XVIII гасыр ахырында – XIX гасыр башында нигез салына. Тушюмка елгасының өске агымында салганнар, бүгенге көндә Күлле Киме авыл җирлеге составына керә. Янәшәдә генә урман, борынга бабайлар әнә шуңа кызыгып салганнардыр да инде бу авылны. 1860 елларга кадәр авыл халкы дәүләт крестьяннары категориясенә кергән. 1859 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, биредә 117 кеше яшәгән.
Һәр җирдәгечә, альтернатив фикерлеләр дә бар. Әйтүләренчә, авылга Түбән һәм Югары Бәрәскә кешеләре килеп нигез салганнар... Хәер, тарих төпкелләрендә актарынуны тарихчыларга калдырып торыйк та, авылның бүгенгесенә күз салыйк.
Элекке заманнардан бирле авылда яшәүчеләрнең төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек булган. Яңа Бәрәскә халкының нык кимүен дә әнә шуларга бәйләп карарга кирәк диючеләр дә бар. Дөрес, бу мәсьәләдә фикер каршылыгы ярылып ята: берәүләр ферма бетү нәтиҗәсендә авылдан китә башладылар дисәләр, икенчеләре эшләүчеләр җитми башлагач, ферманы бетерергә мәҗбүр булдылар диләр. Ә фермага әйләнеп кайтсак, биредә ул яхшы ук зур була. Җәен күмәк хуҗалыкның тирә-як авыллардагы терлек көтүләрен бирегә китерүләре бер хәл, авылның үзендә дә хәйран күп терлек тоталар... Бүген дә шушы хуҗалыклар арасыннан бозаулар, сарыклар тәрбияләүчеләр бар. Әйтүемчә, ул яктан мөмкинлек зур монда. Терлек азыгы ягыннан проблема юк, тирә-якта печәннән күп әйбер юк – иренмә генә. Яшелчәләр дә, берсе икенчесеннән матур чәчәкләр дә үстерәләр монда. Дөрес, бөҗәкләр дә күп биредә. Сания апа белән тирә-якны чолгап алган еланнар буенча да сөйләштек. “Кая китсен инде алар?! Әле беркөнне теплицага җылыга кереп яткан, аклы-каралы, чәчәкле-чуар еланны минем күргәнем дә юк иде”, – ди. Тузбаш еланнар гел шуышып торалар, ди, шуңа аларына бик игътибар да итмиләр икән.
Сания ападан ерак та китмәдек, капка төбенә чыгып утырган Фирденат абый белән дә таныштык.
–Мин шушы нигездә, ишле гаиләдә, 8 баланың 5нчесе булып тудым, – ди ул да.
“Балачак һаман истә, клуб та, мәктәп тә”, – дип өсти. Балалары китәргә кыстамыйлардырмы, анысын белмим, әмма карары катгый булуга игътибар иттем. “Беркая да китмим. Авылым бик якын миңа”, – ди.
Элек чылбырлы тракторда да, “Беларусь”та да эшләгән, “Лесхоз” урман хуҗалыгында да көч куйган. Хәзер барысы да пенсионерлар, монда бары Илдар гына тракторда эшли. Авыл халкын ярдәменнән ташламый, ни кирәк алып кайтып бирә икән.
Әйтүенчә, авылның икенче башында яшәүче Әгъзәм абый авыл өчен җаны-тәне белән янып йөри. Күлле Киме авыл җирлегендә аның белән читтән торып булса да, “активист ул” дип таныштырдылар.
Инде әллә ни ерак булмаган тарихка күз салсак, әле 10 ел элек кенә биредә башлангыч мәктәп һәм клуб та бар иде. Интернет мәгълүматлары буенча, XX йөз башында авылда мәчет, вак-төякләр кибете дә эшли. Халык санын чагылдыру да урынлы булыр. Бөек Ватан сугышына кадәр авылда яшәүчеләр саны җайлап булса да арта барып, 1938 елны 259га җитә. Әмма сугыштан соңгы елларда аз-азлап кими барып, 2015 елны нибары 33 кешегә калалар. Авылның кыскача тарихы әнә шул.
Яшәргә тырыша әле Яңа Бәрәскә. Чит җирләрдә яшәүчеләр ярдәме белән авыл урамына таш түшәп куйганнар. Әлегә авылда яшәүчеләр суны краннан алалар, газ ягалар.
Кышын районның зуррак авыллары да юлсызлыктан зарланганда, монда урам кары ялт итеп көрәлә. Шөкер, авылдашлары тракторда эшли. Бердәнбер проблема – кибет булмау. Анысын атнага бер тапкыр яки кемнеңдер йомышы төшеп “олы җир”гә барасы булса, төялеп барып алып кайталар икән. Югарыда телгә алган Фирденат абый: “Әгъзәм җомга намазына барганда шуңа төялеп барып, кирәкне алып кайтабыз”, – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев