Халык сынамышы: апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Иртән томан, ә көндез урыны белән яшенле яңгырлар да булырга мөмкин.
Җил көньяк-көнчыгыштан: төнлә тизлек 6-11 м/с тәшкил итәчәк, көндез 9-14 м/с ка кадәр җитәчәк.
Төнлә +2... + 7 градус булачак, көндез +15 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев