Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген эзтабар язучы, шагыйрь Самат Шакирның тууына 100 ел

Шул уңайдан Күәм балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, китапханәдә, авылдашлары Самат Шакирның китаплары белән таныштылар.

Китапханәче Вафина Луиза апалары балаларга якташ язучыбызның тормыш юлы, яшәү дәверендә фидакарь хезмәте, татар нәшриятенә керткән бай мирасы турында бик эчтәлекле чыгыш ясады. Балалар нәни булсалар да, Луиза апаларын сорауларга күмделәр, кызыксынып язучының китапларын карадылар. Гаҗәпләнмәслек тә түгел, Самат Шакирның туган җиребездә үскән һәр чәчәккә атап язылган шигырьләре бар.

Кичә бик җанлы, тулы эчтәлекле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев