Бүген газетабызның баш редакторы Гөлнар Равил кызы Мөхәмәдҗанованың олы юбилее
Гомер бәйрәмегез белән сезне.
Җитәкчебез намуслы хезмәте, ярдәмчел һәм кешелекле булуы белән тирә-юньдә абруй казанган кеше.
Без Сезне туган көнегез белән котлап, теләкләрнең иң изгесен җиткерәбез. Иң мөһиме - алдагы гомер елларында тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә балаларның, туганнарның, якыннарның
шәфкатен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, тигезлектә гомер кичерергә насыйп булсын. Тормыштан ямь табып, ләззәт алып, гел елмаеп яшәргә язсын. Барлык хыялларыгыз, теләкләрегез тормышка ашсын.
Гел кояшлы, киң һәм якты булсын,
Сезнең узар гомер юлыгыз.
Алда сезне якты өмет булып,
Бәхет көтсен, гел шат булыгыз.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелегездә калсын уелып.
Тәбриклибез сезне чын кунелдән,
Барыбыз да бергә жыелып!
Иң изге теләкләр белән «Әтнә таңы» коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев