Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бушлай торак: кемнәр өметләнә ала?

Ятимнәр, аз керемгә ия булучы күпбалалы гаиләләр, хәрби хәрәкәтләр инвалидлары һәм ветераннары торак сатып алуда дәүләт ярдәменә таянырга мөмкин дип яза «Парламентская газета».

Халык торак шартларын төрлечә яхшырта. Кемдер фатирын зуррагына алыштыра, кемдер ипотекага торак сатып ала. Ә инде бу мәсьәләне берничек тә хәл итү мөмкинлегенә ия булмаганнарга дәүләт булыша. 2024 елда мондый ярдәмгә кемнәр өметләнә ала? Иң элек аз керемле күпбалалы гаиләләр, шул исәптән ялгыз аналар. Исегезгә төшерәбез: балигълык яшенә җитмәгән өч һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр күпбалалы булып санала. Бушлай торак алучылар исемлегендә шулай ук 23 яшькә кадәрге ятимнәр дә (торакны мирас итеп алмаган булсалар) бар. Түләүсез куыш гаиләдә бер кешегә туры килә торган уртача керем күләме төбәктәге яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта бирелә. Тагын бер шарты – гаилә үз төбәгендә кимендә биш ел яшәгән булырга тиеш.  Ә инде торак шартларын үзләре үк начарайткан, әйтик, мөлкәтен саткан, фатирына тагын кемнәрнедер теркәгән кешеләр  дәүләт ярдәменә өметләнә алмый. Бик нык тузу сәбәпле, төзекләндереп булмый торган йортларда (авария хәлендә дип танылган торакта) яшәүчеләр дә дәүләт хисабына яңа фатир юнәтергә мөмкин. Ләкин яңа торакка дәгъва кылучыларга, сабырлыкны җыеп, бераз чиратта торырга туры киләчәк. Ә инде чиратка басу өчен, гариза һәм кирәкле барлык документларны тапшырасы була. Гадәттә бу – гаилә әгъзаларының паспортлары, балаларның туу турында таныклыклары, никахлашу турында таныклык, гаиләне аз керемле дип тану турында, эш урыныннан белешмәләр, күпбалалы гаилә статусын раслаучы таныклык. Гариза һәм документларны Күпфункцияле үзәк яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга мөмкин. Дәүләт фатир мәсьәләсен башка ысуллар белән дә хәл кылырга ярдәм итә. Халыкның билгеле бер категорияләренә исәпләнгән төрле программалар булдырылган. Шуларның берсе – «Яшь гаилә». Дөрес, бу очракта торакның бер өлешен сатып алырга туры киләчәк. Дәүләт мондый программа буенча яшь гаиләләргә (ир яки хатын 35 яшькә кадәр булырга тиеш) субсидия бирә. Балалы гаиләләргә исә ире яки хатыны Россия паспортына ия булмаган очракта да ярдәм ителә. Шулай ук ялгыз аналар (аталар) мондый мөмкинлектән файдалана ала. Дәүләт ярдәме күләменә килсәк, әле бәби алып кайтырга өлгермәүчеләргә – торак бәясенең 30 проценты, балалыларга – 35 проценты күләмендә. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе Ярослав Нилов әйтүенчә, закон нигезендә, хәрби хәрәкәтләр инвалидлары һәм ветераннары да торак алуга хокуклы. 2005 елга кадәр федераль чират гамәлдә булып килгән. 2005 елдан башлап, чиратны төбәкләрдә төзиләр. Моның өчен федераль бюджетта акча карала.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев