Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быел икенче квартал нәтиҗәләре буенча «Татар-информ» иң еш искә алына торган басма булды

Егерме лидер арасында «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең башка ресурслары да бар.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 2022 елның икенче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң еш искә алына торган массакүләм матбугат чаралары исемлегендә беренче урынны алды. Республика медиаресурслары рейтингын «Медиалогия» сервисы аналитиклары әзерләде.

«Татар-информ»ны цитаталау индексы 304,12 баллны тәшкил итә. Алдынгылар егермелегендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең башка ресурслары да бар. Бу, аерым алганда, «Татарстан 24» телеканалы (4 нче урын), «Челнинские известия» (5 нче урын) һәм «Казанские ведомости» (15 нче урын), «НТР-Нижнекамск» (19 нчы урын). «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе 8 нче урында.

«Татар-информ»нан соң беренче өчлеккә «Бизнес online» (2 нче урын) газетасы һәм Inkazan (3 нче урын) басмасы кергән. 

Рейтинг 78 меңнән артык чыганактан торган «Медиалогия» системасы базасына нигезләнеп төзелгән. Болар – ТВ, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары. Рейтингны санаганда яңалыклар агрегаторлары һәм үзара цитаталар китерү исәпкә алынмады. Тикшерү 1 апрельдән 30 июньгә кадәр үткәрелде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев