Быел Күәм урта мәктәбенең гамәлдәге таш бинасына – 50 ел
Мәктәп яңа уку елына әзерләнә
Күәм урта мәктәбе белән бәйле хатирәләрем күп, чөнки 4-10 сыйныфларда шунда укыдым.
1 сыйныфка Әйшияз башлангыч мәктәбенә бардым. 1976 елның 1 сентябре иде ул. Җырдагыча итеп әйтсәк, “Чәчәк тотып кулларыма” баруым әле дә истә. Әмма бу мәкаләнең темасы башка – бу көнне Күәм урта мәктәбендә дә зур тантана уза. Сыйныфташым Рубис 10 сыйныфта укучының иңбашына менеп атланып, яңа ачылган мәктәп бусагасыннан керә. Дөресрәге, кертәләр... Аңлагансыздыр, быел Күәм урта мәктәбенең гамәлдәге бинасы үзенең 50 еллыгын каршылый. Мәктәп оешуга 50 ел икән дип аңлый күрмәгез, зинһар. Яңа бинага гына кагыла бу дата.
Бу уңайдан түгел әлбәттә, мәктәпнең көндәлек мәшәкатьләрен, бүгенге яшәешен күрү максаты белән шушы көннәрдә уку йортына сугылган идек. Биредә кызу эш бару бермәл гаҗәпләндерде, хәтта. Мәктәп директоры Хәмит Хәкимҗанов та, укытучылар да биредә.
Мәктәптә кызу эш бара. Бер төркем укучылар яшелчә бакчасында карлыган җыялар... Кыскасы, эш эшкә ялганган иде монда.
Максатыбыз – мәктәпнең яңа уку елына әзерлеген чагылдыру булса да, җитәкчесе Хәмит Хәкимҗанов белән узган әңгәмә барышында уку йортының якынлашучы зур юбилее төп темага әйләнде дә куйды. Әлбәттә, укытучылар җитәкчелегендә укучыларның карлыган-кура җыюлары турында аерым бер мәкалә язарлык. Эш яхшы оештырылган, афәрин! Әмма мәктәп эчендәге һәм урамдагы эшләрне алгы планга чыгармыйча булмый.
Хәер, мәктәпнең бүгенгесе белән танышуыбызны баштан ук бәян итү дөресрәк булыр.
Без килгәндә мәктәпнең яшелчә-җимеш участогында кызу урак өсте – бер төркем укучылар һәм аларның укытучылары карлыган җыя иделәр.
– Бүген күп түгелләр инде, кичә монда 10 укытучы һәм 35 укучы эшләделәр, – ди мәктәп директоры.
Көн шактый кызу булса да, карлыганны вакытында җыеп алырга кирәк. Ә ул бик күп. Чөнки эшне планлы нигездә алып баралар. Әйтик, куакларны үзләрендә яңарталар.
– Башта өч ел дәвамында үсентеләр итеп үстерәбез. Моның өчен аерым мәйданчык бар. Шул исәпкә иске карлыганнарны төпләп, яңартабыз. Беренче елны уңышы аз булса да, алдагы елларны арта, – ди ул.
Ә менә участокның икенче башында куралар үсеп утыра. Анда да төбендә тишелеп чыккан яңаларын күчереп утырталар, яңарталар.
Параллель рәвештә мәктәпнең үзендә дә эш бара. Үз көчләре белән спортзалны яңартканнар – төзәтәсен төзәтеп, буяганнар. Хәзер коридорларга күчкәннәр.
Ә менә аскы каттагы бетон итеп катырылган идәнгә линолеум җәяргә планлаштырганнар, ә стеналарын шулай ук буярга исәплиләр. Керү өлешендәге элмә такталарны да алыштырырга ниятлиләр.
Биредә янгын сигнализациясен дә яңартып яталар. Монысы гадәти, план нигезендә башкарыла, элеккесенең срогы чыккан. Шөкер, финансларын да, эшләүчеләрен дә тапканнар.Аңлавымча, яңа уку елына косметик ремонт кына булса да уздырып, үзгәргән мәктәп төсмере алып керәчәк бу уку йорты.
– Мөмкинлектән чыгып, кулдан килгәнне эшлибез инде, – ди мәктәп директоры.
Җитәкченең тагын шул сүзләре ошады:
– Беренчедән, бездә, алгы планда – булганга сакчыл караш, әйтик, идән-стеналарны, җиһазларны яхшы халәттә сакларга тырышабыз. Икенчедән, финанс ягы бик иркен булмаса да, үзебездә җитештергәннәр исәбенә ватыкларны яңартабыз, юнәтәбез, табабыз, – диде ул.
Мәктәп директоры сүзләренә караганда, 15 августка уку йортын ялт итеп, тулысынча әзер итәргә уйлыйлар.
– Кыскасы, мәктәп яңа уку елына әзерләнә, – ди директор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев