Чәчәк орлыклары җыйдылар
Сентябрь ае ахырына якынлашсада, көз аенын матур көннәре дәвам итә.
"Җәй буе балалар белән чәчәкләрне күзәтеп, су сибеп, чүп үләннәреннән арындырып, төпләрен йомшартып тордык. Матурлыкны күрергә, табигатьне яратырга кирәклегенә төшендердек балаларны. Бакчабызның чәчәкләр дөньясы да көзге вакытка карап үзгәрде. Һәр нәрсәнең үз вакыты шул - зурлар төркеме балалары чәчәк орлыкларын җыйдык. Орлык җыю бик җаваплы эш булсада, алар бу эшне бик теләп башкардылар. Балаларда табигатькә сакчыл караш һәм хезмәт тәрбиясе ныгытылды", - дип хәбәр иттеләр Олы Әтнә балалар бакчасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев