Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чормагызда ниләр бар?

Эх, шул самовар чәенең тәмлелекләре. Самовар исемен ишетүгә үк, күз алдыма әбиемнең өстәлендә гөжләп кайнап утырган самовар килеп баса.

Кайчан кермә - гел шул хәлдә булыр иде ул. Әбием кискеч белән җайлап кына шикәр ваклый. Ул арада чынаякларга самовардан кайнар су агыза. «Һинд чәе, Тамара апаңнан посылка килде», – дип әйтеп куя. Эх, шул чаклар...

Ә менә бу самовар Күңгәр авылыннан Кадыйровлар гаиләсендә сакланып калган. Ялтырап торган бу җиз самоварның кыяфәтенә карасаң, әле кичә генә сатып алган кебек. Ышанасызмы- юкмы, 1870 елда Тула шәһәрендә чыккан самовар бу. Чын-чынлап тарихи «раритет». Самоварның гаиләгә каян килгәнен кызганыч, белүче булмады. Әмма аңа куелган өч герб - медаль самоварның гади генә булмавы хакында сөйли. «За трудолюбие и искусство, 1870» дигән сүзләрне укып булырлык. Әмма калган язуларны ачыклап бетерү мөмкин булмады.

Шушы уңайдан, газетабызда «Чормагызда ниләр бар?» дигән исем астында бәйге игълан итәбез. Әйдәгез, бер барлап алыйк. Фотоларын безгә салыгыз. Шул «раритет» белән бәйле бераз мәгълүмат булса, тагын да яхшы.Сездән хәбәрләр көтеп калабыз! 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев