Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чыпчыкның да үз бизмәне

Илгиз Кадыйров, Казан-Олы Бәрәзә

Бу көннәрне мин бик зур горурлык хисләре кичерәм, чөнки Олы Бәрәзәмә 700 ел тулган вакыт һәм минем гомерлек юлдашым булган үз районымның үз гәҗитем белән хезмәттәшлеккә 65 ел була!
1955 елның 19 декабрь  санында “Социализм юлы” дип аталган гәҗитебездә “Минем абый” исемле дүрт куп­летлы гына шигырем басылып чыкты. Минем Олы Әтнә урта мәктәбенең 9 сыйныфында укып йөргән вакытларым ул. 19 декабрь – якшәмбе көн. Ә авылга гәҗит килеп җитмәде. Дүшәмбе көнне без, Олы Бәрәзәдән 5-6 укучы бала, иртән дүрттә чыгып, 12 чакрымны тәпи-тәпи атлап, арып-талып Олы Әтнәгә килеп җитәбез. Иртән сәгать 8дә класска килеп керсәм – “Шагыйрь килде, шагыйрь килде!” – дип әйләндереп алдылар: дус- ишләрем шатлыктан,  дошман- көнчеләр – үчекләп!
Әле Олы Бәрәзә җидееллык мәктәбендә укыганда ук минем шигырьләрем “Пионер” һәм “Чаян” журналларында күренгән иде. Мин Әтнәдә “композитор” да булып киттем бит әле! Чөнки гәҗитнең редакторы Вәли абый Бариев һәм корреспонденты, шагыйрь Шамил абый Шәкүров кергән саен: ”Без синнән шагыйрь ясадык, әйдә, композитор да әвәләп чыгарыйк инде”, – дип берсендә Шамил абыйның бер шигырен тоттырдылар. Шимбә көнне, авылга кире өйгә кайтканда шыңшый торгач, үзенә күрә “Без бәхетле” дигән җыр сымаграк әйбер барлыкка килде. Һәм гәҗитнең 1958 ел, 16 февраль санына кереп тә “утырды”. Җитмәсә, ноталары белән. Әйе, бу үзенә күрә Олы Әтнә саласында “культурная революция“ булды. Оста баянчылар Әхәт абый Маликов һәм Реваль Мөхтәровның үзләре чыгарган көйләре булса да, алар гәҗиткә басылмадылар. Мин нота танучы “композитор” булып менә шулай “танылдым”. Солдатка китәр алдыннан, 1959 елның 14 августында Мәхмүт абый Хөсәенов шигыренә “Яшьлек ярсыз булмый ла” җыры да дөнья күрде бит. Шуның өчен Мәхмүт абый миңа, Камчаткага үзенең шигырьләр җыентыгын бүләк итеп почта белән җибәрде! Мин дә Камчаткада тик ятмадым. ”Әтнә көен уйнап, җырласак”... шигыремне Әтнәгә җибәрдем. Рәхмәт, “Социализм юлы”ның 1960 ел, 27 ноябрь санында урын алды. Ә “Кыюсызлык”, “Соңгы теләк”, “Буй бәласе”, “Бер стакан шомырт” шигырьләре Әтнәдә эшләгән елларны басылдылар.
Армиядән соң, институтта укыганда, соңыннан Г. Иб­раһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшләгәндә, күбрәк “Социалистик Татарстан”, ”Татарстан яшьләре”, “Яшь ленинчы”, “Татар иле”, “ Татарстан хәбәрләре” гәҗитләре белән языштым, алар битләрендә фәнни мә­каләләрем, шигырь-җырларым дөнья күрде.
Иң уңышлысы – “Бәхет телим” шигырем. Беренче мәртәбә Марс Шиһапов редактор вакытында аның ярдәме белән дөньяга чыкты.
Шигырь Марс әфәндегә бик ошады. Шуңа күрәдер, “Бәхет телим” яңадан өч мәртәбә басылды да. Кемнең бер шигыре бер гәҗиттә шулай күп мәртәбә укучылар игътибарына чыгарылганы бар?
Соңгы еллардагы мә­ка­ләләрем белән укучылар таныштыр. Һәрхәлдә, Олы Бәрәзәдә укып баралар..
Менә шулай, минем кадерле гәҗитемдә бүген армый-талмый эшләүче  дусларым! 65 ел буе Сезнең белән аралашып торган чал чәчле хәбәрчегез үзенең башын иеп, рәхмәтләр укый, иҗади уңышлар теләп кала. Гәҗитебез озын гомерле булсын, иншаллаһ!
Редакциядән
Хөрмәтле хәбәрчебез Илгиз ага Ка­дыйровның әлеге язмасы белән без “Әтнә таңы” газетасында яңа сәхифәбезне башлап җибәрәбез. Хөрмәтле укучыларыбыз! Газетабыз оешуга 2021 елның 24 апрелендә 30 ел тула. Шушы уңайдан, кызыклы бәйгеләр үткәреп барырга уйладык. Аның беренчесен агымдагы елның декабрь аенда ук башлап җибәрергә булдык. Иң беренче бәйгене без, газета белән бәйле кызыклы вакыйгаларга багышларга булдык. “Әтнә таңы” редакциясенә кагылышлы, газета һәм журналистларыбызга кагылышлы нинди кызыклы вакыйгалар, күңелле хатирәләр бар – шуларны безнең белән уртаклашсагыз иде. Язмагызны “Шулай бервакыт”... дип башлап җибәрсәгез, тагын да күңеллерәк булыр. Ә без кызык­лы язмаларны укучыларыбыз белән дә уртаклашырбыз. Ә иң кызыклы язма авторына – бездән бүләк!
Шулай итеп,  башладык!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев