Чишмәле Сап авылы клубында янәдән мастер-класс
Нәтиҗәсе 5ле куярлык.
И, сабыйлар, эшләгез сез
Иң мөкатьдәс нәрсә эш.
Эш агачы һәрвакытта
Бик юмарт китерер җимеш. (Г.Тукай)
Чишмәле Сап авылы клубында «хезмәт агачы»ның хәзер үк җимешләрен күрергә була.
Көзге каникулларда балаларны авыл клубында көн дә яңа шөгыльгә өйрәттеләр. Бу юлы бисердан "Бәхет агачы" ясады алар. Ә хезмәт нәтиҗәсе зур «5»ле куярлык.
Бик вак эш. Һәркемне дә сабырлыгы җитеп утыра торган шөгыль түгел бу. Укучылар шулкадәр кызыксынып ясадылар, хәтта клубның салкынлыгын да сизмәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев