Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чишмәле Сап авылы клубында “Май канаты” ясау буенча осталык дәресе булып узды

Балалар каникулда яңа шөгыль өйрәнделәр.

Бала вакытта өйрәнгән бер эш тә онытылмый. Яратып, теләп өйрәнгән эш бигрәк тә күңелдә кала.

Әлеге язылачак  клуб сәгате - тормыш өчен бик кирәкле, һәркем өчен уңайлы булган бер шөгыль турында. 

Балаларның көзге каникулында Чишмәле Сап авылы клубында  “Май канаты” ясау буенча осталык дәресе булып узды.  Май канаты үрергә китапханәче Йолдыз апа Гарипова өйрәтте. Мастер класска балалар әбиләре белән килгән иде. 

Алар игътибар белән кызыксынып тыңлап, берсеннән-берсе уздырып, матур итеп ясарга тырыштылар. 

«Агачны яфрак бизәсә – кешене хезмәт бизи», – диелгән халык мәкалендә. Хак әйтелгән!  Бу матурлык фотоларда да чагыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев