Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Чулпан» янәдән үз ишекләрен ачты (Фоторепортаж)

Каенсар урманында, хәзерге «Чулпан» лагере урынында, 1937-1954 елларда Әтнә районы балалар санаториясе булган. Ул бер этажлы өч бинада урнашкан була һәм ел әйләнәсе эшли.

Балалар санаториясенең 1937-1954 еллардагы эшчәнлеге архив материалларында сакланган. 1953 елда бина авария хәлендә булганлыктан, санатория ябыла. 1954 елда бина районга Пионерлар йорты итеп күчереп салына.

70 еллар башында  лагерь булдыру буенча эшне РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Наил Сабиров кабаттан башлый.

1978 елда 160 балага исәпләнгән лагерь ачыла. Каенсар урманы "Чулпан" колхозы территориясендә урнашканлыктан, лагерьга да "Чулпан" исемен кушу турында карар кылына. 

Менә бүгендә 26 июнь көнне "Чулпан" лагере 200 дән артык балага үз ишекләрен ачты. 

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев