Хәбәрләр

«Чулпан» лагеренда ял итүче балалар «Милли брелок» ясауны ошаттылар

Лагерьда мастер-класс.

"Чулпан" лагеренда ял итүче балалар музей хезмәткәрләре белән очрашты. "Милли бизәк" күргәзмәсен үз итте алар. Бигрәк тә "Милли брелок" ясауны ошаттылар. Һәр бала үзенчәлекле итеп, үз ысулларын кулланып эшләделәр. Һәркем матур күчтәнәч алып, рәхмәтен җиткереп калды.

"Чулпан" лагеренда ял итүче балалар өчен бу көн бик файдалы һәм күңелле булды. Алар яңа белемнәр алдылар, иҗади сәләтләрен үстерделәр һәм милли культурабызның бер өлеше белән якыннан таныштылар. Музей хезмәткәрләренең тырышлыгы һәм балаларга булган игътибары моны мөмкин итте. Бу очрашулар киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанасы килә.


Нет комментариев