Дәрвишләр бистәсендәге складта янгын нәтиҗәләре бүген 7:01 дә тулысынча бетерелде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, янгын турында кичә көндез билгеле булды — ул өч сәгатьтән соң сүндерелде. Янгынның гомуми мәйданы 4000 кв. метр булды. Югары температурадан 7 җиңел машина өлешчә зыян күргән.
Хәзерге вакытта ТР прокуратурасы тикшерү үткәрә. Янгынның сәбәпләре ачыклана.
Нет комментариев