Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Дәүләт Думасында БДИны яңадан тапшырганда иң яхшы нәтиҗәне исәпкә алырга тәкъдим иттеләр

Россия Дәүләт Думасында Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) яңадан тапшырган очракта укучының иң яхшы нәтиҗәсен исәпкә алу тәкъдиме белән чыктылар.

Депутатлар фикеренчә, мондый үзгәреш чыгарылыш сыйныф укучыларына имтихан нәтиҗәләрен яхшырту өчен өстәмә мөмкинлек бирәчәк һәм яңадан тапшыруның төп максатын саклап калачак. Ягъни укучы уңышсызрак булган нәтиҗәсен төзәтә алачак, шул ук вакытта яңадан бирү вакытында баллары түбәнәю куркынычы булмаячак.

Инициатива авторлары билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта БДИны яңадан тапшыру мөмкинлеге укучыларга дулкынлануны киметергә һәм үз белемнәрен тагын бер кат күрсәтергә ярдәм итә. Әмма кайбер чыгарылыш укучылары яңадан имтихан биргәндә нәтиҗәләре начараюдан курка.

Бу тәкъдим белән депутатлар Россия мәгариф министрына мөрәҗәгать юллаган. Хәзер инициатива карау һәм бәяләү процессында.

Исегезгә төшерәбез: БДИ нәтиҗәләре югары уку йортларына керүдә төп күрсәткечләрнең берсе булып тора. Шуңа күрә имтихан баллары белән бәйле һәр үзгәреш чыгарылыш укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен зур әһәмияткә ия.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев