Декабрь аенда ничә көн ял итәчәкбез?
Хәбәрләр

Декабрь аенда ничә көн ял итәчәкбез?

Быелның декабрендә россиялеләр 22 көн эшләячәк. Бу хакта “РИА Новости”га юрист Дарья Ерзина сөйләгән.

"Декабрьдә 22 эш көне һәм тугыз ял көне көтелә", – дип билгеләп үтә агентлык әңгәмәдәше. Аның сүзләренчә, 2025 елның соңгы эш көне 30 декабрьдә булачак. Ә 31 декабрьдә эш көне түгел дип игълан ителде. 
Яңа ел каникуллары 12 көн дәвам итәчәк: 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр.

Тулырак:


Нет комментариев