Депутат барлык йортларда янгын сигнализациясен урнаштырырга тәкъдим итте
Дәүләт Думасы депутаты Каплан Панеш күпфатирлы йортларны, аларның ничә катлы булуына һәм төзелгән елына карамастан, автомат янгын сүндерү сигнализациясе белән тәэмин итү инициативасы белән чыкты.
Гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә, сигнализацияләр 28 метрдан биегрәк биналар (якынча тугызынчы каттан), шулай ук офислар һәм җәмәгать биналарында урнаштырыла. Панеш сүзләренчә, аз катлы йортлар еш кына мондый системаларсыз кала, бу яшәүчеләрнең тормышын куркыныч астына куя.
«Мин күп фатирлы йортларны, ничә катлы булуына һәм төзелгән елына карамастан, автомат янгын сигнализациясе белән тәэмин итү бурычын закон белән беркетергә тәкъдим итәм», – дип белдергән депутат РИА Новости белән әңгәмәдә.
Аның сүзләренә караганда, беренче чиратта подъездларга, холлларга һәм лифтларга игътибар бирелергә тиеш.
Ул билгеләп үткәнчә, 2021 елдан соң файдалануга тапшырыла торган яңа йортлар өчен сигнализация урнаштыру мәҗбүри, әмма бу таләпне үтәү катгый контроль сорый.
«Подъездларга сигнализация кую – гомерләрне саклап калу өчен база һәм кирәкле адым», – дип йомгаклады депутат.
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев