Депутат гыйнвар пенсиясен кемнәрнең декабрьдә үк алачагы турында сөйләде
Хәбәрләр

Депутат гыйнвар пенсиясен кемнәрнең декабрьдә үк алачагы турында сөйләде

Бу хакта РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Светлана Бессараб сөйләгөн.

Гадәттә айның беренче көннәрендә пенсия алучы пенсионерлар гыйнвар өчен түләүне инде декабрьдә алачак – 30 декабрьдән дә соңга калмыйча. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Светлана Бессараб сөйләгөн.

Аның сүзләренә караганда, 2027 елга җитештерү календаре буенча, 1-10 гыйнвар көннәре ял һәм бәйрәм көннәре булып санала. Димәк, бу көннәрдә хезмәт хакы, пособие яки пенсия алырга күнеккән барлык россиялеләргә түләү 30 декабрьдән дә – агымдагы елның соңгы эш көненнән дә соңга калмыйча башкарылачак.

Бессараб билгеләп үткәнчә, гамәлдәге законнар нигезендә, әгәр хезмәт хакы, пенсия яки пособие түләү көне ял һәм бәйрәм көннәренә туры килә икән, түләү мондый көнгә кадәр булган соңгы эш көненә күчерелә.

Татар-информ


Нет комментариев