Диләфрүз – «Көмеш каләм” җиңүчесе!
Журналистика буенча та- тар телендә «Көмеш каләм” IX республика иҗади бәйгесе игълан ителгән иде. Ка- зан технология һәм дизайн көллияте базасында әлеге конкурска нәтиҗә ясалды.
Сүрия Мингатина
Белгәнебезчә, бәйге респуб
ликабызның Мәгариф һәм фән
министрлыгы һәм Казан тех
нология һәм дизайн көллияте
тарафыннан Татарстан Респу
бликасы халыклары телләрен
саклау, өйрәнү һәм үстерү бу
енча дәүләт программасын
гамәлгә ашыру кысаларында
оештырылды һәм аның мак
саты татар халкының теленә,
мәдәниятенә, үзенчәлегенә ка
рата кызыксынуны арттыруга
юнәлдерелгән иде.
Әлеге бәйгедә Габдулла Ту
кай исемендәге Әтнә авыл
хуҗалыгы техникумының икъ
тисад һәм бухгалтерлык исәбе
(тармаклар буенча) бүлегенең
1 курс студенткасы Диләфрүз
Мәрдәнова катнашты. Бәйге
өчен махсус портфолио һәм пре
зентация әзерләнде. Диләфрүз
милли киемнән чыгыш ясады.
Укучы кызны әлеге бәйгегә тех
никумда 1991 елдан бирле татар
теле һәм әдәбияты фәненнән бе
лем бирүче, 2003 елдан бирле
(!) “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәген
алып барып, яшь талантларны
барлап, башлангыч белем би
реп, семестр саен аның газета
сын чыгаручы педагог Зөлфидә
Насыйрова әзерләде. (“Күңел
чыңы”нда иҗат итүче Азат
Әскаров та – Зөлфидә ханымның
шәкерте. )
Уртак тырышлык нәтиҗә
се сөендерә: Диләфрүз Мәрдә
нова “Иң яхшы шигырь” номи
нациясендә I дәрәҗә Диплом
белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне
укучы кызга Татарстан Язучы
лар берлеге драматургы, бала
лар шагыйре, Татарстанның
атказанган сәнгать эшлеклесе
Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш,
Фатих Хөсни исемендәге әдәби
премияләр иясе Рафис Корбан
тапшырды.
Диләфрүзне, аның җитәкчесе
Зөлфидә Насыйрованы җиңү
ләре белән котлап, яңадан-яңа
уңышлар телик.
Тукайга
Кайтып киләм Мәңгәр урамыннан,
Тукай йөргән эзләргә басып.
Ә ул мине күзләп торадыр күк,
Килеп торган йортыннан качып.
-Минем янга чыкчы, Тукай абзый,
Бергә урыйк Мәңгәр урамын.
Һәрбер кеше сине монда белә,
Һәр татарның син бит, туганы.
“Акбай” белән әйдә бергә уйныйк,
“Пар атың”да урыйк урамны.
Күрәсеңме, кабат язлар килде,
Ямьләндереп басу-кырларны.
Синен туган көндә, бар табигать,
Бу дөньяга сала авазын.
Татар халкы җыелып бәйрәм итә,
Синең туган көндә һәр язын.
“Әллүки”ең җырлап әнкәй, әбекәй,
Бишекләргә безне салганнар.
“Шүрәле”ләр, “Су анасы” белән,
Һаман үсә әле балалар.
Безнең чорның һәрбер баласы да
Сине белә, сине хөрмәтли.
Кайсы чорда гына яшәсәк тә,
Әле һаман безгә кирәк син.
Көзге җилләр
Көннәр матур, ләкин
Көзге җилләр салкын нигәдер?
Көзләрдән соң җылы язлар килми,
Шуңа күрә кышлар киләдер.
Көзге җилләр ачы сүзләр кебек
Үзәкләрне үтеп керәләр.
Карлы яңгыр белән тәрәз шакып,
Бәгырьләрне хәтта теләләр.
Көзге җилләр агачларны урап,
Соңгы яфракларны тузгыта.
Төнлә килеп, морҗаларга улап,
Ялгыз карчыкларны куркыта.
Төне буе улап, уйнап йөреп
Көзге җилләр әллә арганнар.
Бар дөнья тын, хәтта болытлар да,
Зәңгәр күктә эленеп калганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев