Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дәүләт Думасында пенсияләрне индексацияләү күләме нәрсәгә бәйле булачагын аңлаттылар

РФ Президенты Владимир Путин Россиядә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары, пенсияләр, социаль түләүләр һәм хезмәткә түләүнең минималь күләме артачагы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

Россиядә пенсия һәм пособиеләрне индексацияләү күләме чынбарлыктагы инфляция индексына бәйле булачак. Аны бүгенге тотрыксыз базар шартларында билгеләве бик кыен, моның өчен инфляция коэффициентын исәпләү формуласын үзгәртергә кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Ниловка сылтама белән хәбәр итә.

РФ Президенты Владимир Путин Россиядә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары, пенсияләр, социаль түләүләр һәм хезмәткә түләүнең минималь күләме артачагы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

«Тотрыксыз базар шартларында чынбарлыктагы инфляциянең нинди икәнлеген аңлавы бик кыен. Шунлыктан Хөкүмәткә реаль инфляцияне билгеләргә һәм финанслау чыганагын эзләргә кирәк. Бездә Милли байлык фонды рәвешендәге иминлек мендәре бар, шуның ярдәмендә боларның барысын да гамәлгә ашырып булачак», - диде Нилов.

Ул билгеләп үткәнчә, «конкрет бурыч, ягъни барлык социаль түләүләрне индексацияләү өчен инфляция коэффициентын исәпләү формуласын үзгәртергә кирәк».

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/17-03-2022/d-l-t-dumasynda-pensiyal-rne-indeksatsiyal-k-l-me-n-rs-g-b-yle-bulachagyn-a-lattylar-5851514

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев