Доллар бәясе 99 сумнан арткан
Доллар курсы 15 августтан бирле беренче тапкыр 99 сумнан югары күтәрелде.
Бу Мәскәү биржасы мәгълүматларыннан билгеле, дип яза РИА Новости.
Америка валютасы Мәскәү вакыты белән 14: 25 сәгатьтә «иртәгә» исәбе белән 1,14 сумга артып, 99,11 сумга кадәр менгән.
Евро 86 тиенгә артып, 104,21 сумга кадәр кыйммәтләнгән.
Юань сигез тиенгә үсеп, 13,57 сумга җиткән.
Экспертлар фикеренчә, төп сәүдә валюталарына ихтыяҗ тотрыклы һәм экспортерлар тарафыннан тәкъдим чикле булган очракта, аларга карата рубль курсы кварталның беренче эш көнендә түбәнәя, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев