Дүрт яшьлек бала күпкатлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән
Осиново авылында дүрт яшьлек малай 10 катлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән.
Бала урында ук үлгән. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Булган хәл турында хәбәр полиция бүлегенә 15 июнь көнне көндезге сәгать өчтә кергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, малай Яшел Үзән районы Осиново бистәсенең «Радужный» торак комплексындагы күп фатирлы йорт тәрәзәсеннән егылып төшкән. Әти-әнисе каядыр чыгып киткән дә бала берүзе калган, тәрәзә янына килеп москит челтәренә таянган. Күрәсең, ул ныклап беркетелмгән булган. Сабый җиргә егылып төшкән. Алынган җәрәхәтләрдән бала урында ук үлгән.
Хәлне ачыклау өчен Яшел Үзән шәһәре прокуроры чыккан. Процессуаль тикшерү оештырылган, аның барышын шәһәр прокуратурасы контрольдә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев