Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дусым авылында балалар сабан туе гөрләде

Балалар белән төрледән-төрле чаралар уздырып тора мәдәният җитәкчесе Альбина Хәкимова. Бу юлы зурлап алар өчен Сабантуй бәйрәме оештырды.

«Куркып тотынган эш хәерле була икән. Көне дә җылы, кояшлы, матур булды. Дусым клуб ишек алды мизгел эчендә чын Сабантуй мәйданчыгына әверелде дә куйды» дип хәбәр итте Альбина Хәкимова.
Бәйрәмне карарга әбиләр, бабайлар, апайлар, әниләр, бәбиләр дә килгән иде. Төрледән - төрле уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барган бәйрәмнең кунагы булган Чебурашка аңа тагын да ямь өстәде. 
Тәмле итеп пылау пеште казанда, килгән һәр кеше авыз итте. Мәйдан уртасы балаларның шат авазыннан чыңлап торды. Һәркем өчен дә авылча, рәхәт ял булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев