Дусым авылында гошер сәдакәсе җыйдылар
Гошер — ул закятнең бер төре. Гошер-закятенең төгәл генә нисабы (ягъни күләме) булмаса да, елга бер мәртәбә җыелган уңышның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү – фарыз (тиешле) санала.
Дусым авылында гошер сәдакәсе җыйдылар. Жыйналган гошер сәдакасын Кенәр коррекцион мәктәбенә тапшырдылар.
"Аллаһы тәгалә биргән сәдакаларыбызны кабуллардан кылсын, алдагы елда да табигать шартлары унай булып, исәнлектә саулыкта тазалыклар белән мул уңышлар җыярга насыйплардан булсын", - дип хәбәр иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев