Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дусым авылында «Кабак - бакча патшасы» исемле бәйрәм чарасы узды

Эстафета-конкурслардан кызлар командасы җиңүче булды.

Балаларның каникуллары күңелле уза.

Дусым авылы клубында "Кабак - бакча патшасы" исемле бәйрәм узды. Әлеге чара команда ярышлары рәвешендә узды, анда "Мир девочек" һәм "Гигачада"командалары катнашты. Димәк егетләргә каршы кызлар.
Бәйрәм өстәле чәчәк композицияләре, кабактан һәм яшелчәләрдән ясалган композицияләр белән бизәлде.

Командалар төрле эстафета һәм конкурсларда катнаштылар: логик фикерләү, тизлеккә карата булган җәзаларны да алар бик җиңел үтеп чыктылар. Шулай ук игътибарны арттыру уеннары да күздә тотылды.

Нәтиҗәләр ясаганнан соң, "Мир девочек" командасы җиңүче булды. Әмма егетләр командасы да кызлардан калышмыйча, һәр җәзаны лаеклы үтәп чыктылар.
Альбина апалары уеннарда катнашучыларның барысына да күчтәнәчләр өләште. Шулай ук киенеп килгән персонажлар да игътибарсыз калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев