«Эчкечелек - заман чире»
Хәбәрләр

«Эчкечелек - заман чире»

Буыннан - буынга кешелекнең үзәгенә үткән афәтләр бар.

Эчкечелек – шуларның берсе булып тора. Күпме язмышларны җимерә, никадәр гаиләнең бәхетен урлый ул. Җинаятьләрнең дә күбесе нәкъ менә салган баштан кылына. Ары авылы мәдәният йорты Китапханә белән берлектә "Эчкечелек - заман чире" дигән исем белән буклетлар өләштеләр. " Хәмер белән дус булучыларга,шушы җөмләләрне сезгә дә җиткерәсебез килә: балаларыгызның, якыннарыгызның,сезгә бик тә кадерле булган кешеләрегезнең күз яшьләрен бокалларга салып эчмәсәгез иде", - ди алар.


Нет комментариев