Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эксперт: Автозаправкаларда бензин бәясе кимесә дә, ул әллә ни сизелерлек булмаячак

Нефть продуктларын чит илгә чыгаруны тыюга бәйле рәвештә автозаправкаларда бензин бәясе кимесә дә, ул әллә ни сизелерлек булмаячак, дип саный Илкүләм энергетик иминлек фондының әйдәп баручы аналитигы Игорь Юшков.

Ул фаразлаганча, автозаправка станцияләренең хуҗалары бәяләрне киметергә теләмәүләрен автозаправкаларда кулланучы өчен ягулык хакының биржадагы кебек үк югары күтәрелмәве белән дәлилләячәк. Биржада ул уннарча процентка артса, заправкаларда бензин ел башыннан бирле – 6, ә дизель ягулыгына 10 процентка күтәрелде.

«Алар бәя артуын болай да киметтек дип әйтәчәк. Заправка хуҗалары чыннан да күпмедер вакыт зыянга эшләде, чөнки дизель ягулыгын һәм бензинны биржада соңыннан ваклап сатуга караганда кыйммәтрәк бәядән сатып алды», - дип шәрехләде ул вазгыятьне «Татар-информ» агентлыгына.

Искәртеп узабыз, Россиядә 21 сентябрьдән бензин һәм дизель ягулыгын чит илгә чыгару тыелды. Аның максаты – нефть продуктларының «соры экспортына» чик кую һәм эчке базарда ягулык кытлыгын булдырмау. Россия Президенты Владимир Путин элегрәк билгеләп үткәнчә, ил Хөкүмәте ягулык бәяләренә бәйле вазгыять белән шөгыльләнә һәм җитештерүчеләр белән ничегрәк эш итәргә кирәклеге турында килешкән инде.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев