«Еланның озынлыгы метр ярым тирәсе булгандыр, курыкканга да озын булып күренгәндер...»
Сайтыбызда чыккан язма укучыларда зур кызыксыну уятты. Кайберәүләр моны фейк хәбәр дип тә билгеләп куйды.
Сүз Аксубай районының Яңа Ибрай авылында Рафаэль Вәлиуллин бакчасында табылган зур елан турында бара. УКЫРГА: Аксубайда гигант елан килеп чыккан: «Мин ул еланны идән астына ияләшер дип курыктым»
Теге елан үлсә дә, балалар тудырырмы икән? Дин нәрсә ди? Гамәлдәге кануннар кебек, үтерүдән тыямы, әллә соң гаиләңне саклау ниятеннән еланны үтерергә дә ярыймы. Гомумән нинди елан булып чыккан соң әле ул, кайларга качып, шул кадәрле үсеп яткан?
Әлеге фотоны без белгечләргә дә юлладык. Зоолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов белән Зоомузей хезмәткәре Илдар Хәйретдинов исә аның чынлап та гади тузбаш булуын дәлилләде.
– Еланның озынлыгы метр ярым тирәсе булгандыр, курыкканга да озын булып күренгәндер дип уйлыйбыз. Җан биргәч, һәр хайван буйга тартыла, елан да шулай, мускулларының тонусы төшеп, озынаеп киткән. Тузбаштан куркырга кирәкми, агулы түгел бит ул. Сулыклар, сазлыклар тирәсендә яшәп, алар, беләсез, яхшы йөзәләр дә, кайсысы әнә шулай зураебрак үсә. Соңгы көннәрдә яңгырлар мул яуды, дымлылык күтәрелде, авылга якынаюлары да гадәти күренеш. Ләкин менә еланны үтерүләре әйбәт булмаган, – ди белгечләр.
Еланның үлгәннән соң бала тудыруын да халык телендәге юк-бар ышану икәнлеген дәлилләделәр.
– Еланнар тиресле яисә җылырак урыннарга йомырка салалар, үзләре бала тудырмыйлар. Алар кеше йортына кермиләр дә инде, күпчелек урманнарда яшиләр. Агулы еланнарга килгәндә, алар Аксубай якларында да бар. Хәзер кара еланнар (гадюка) активлашты, җиләккә баручылар аеруча сак булсыннар иде. Агулы елан да кеше затын 20 метрдан сизә, тизрәк шушып читкә китү ягын карый. Кайчагында кешеләр үзләре кызыксынып, елан артыннан баралар, нинди елан икән янәсе. Аякка җиңелчә генә кисәләр, елан тиз эләктерә, менә шуңа да резин итекләр кияргә киңәш итәбез дә. Быел кара елан (гадюка) бигрәк тә күп, җиләк җыйганда елан чаккан кешеләрдән көндәлек борчулы хәбәрләр алабыз. Нәрсә диик, сак булыгыз! – ди алар.
Ә дини мөхтәррият Рафаэль абыйның гамәлен хуплый. Лаешның “Зәйнәб” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов болай дип сөйләде:
– Елан өйгә керсә, өч тапкыр аңа чыгып кит, дип әйтергә кирәк. Елан кыяфәтендә өйгә җен керергә мөмкин. Әгәр дә ул җен булса, шушы сүзләрдән соң карышмыйча чыгып китә. Шушы сүзләрне әйтми генә аны үтерсәң, җеннең зарары тиеп, үзең дә үләргә мөмкинсең. Пәйгамбәребез заманында бер сәхабә өенә кайта. Караса, хатыны өйдә түгел моның, капка төбендә утыра. Нишләп өйдә түгел син, дип сорагач, өйдә елан бар, дип җавап бирә. Сәхабә өйгә керүгә еланны үтерә, кызганыч, үзе дә үлә. Әгәр дә еланга өч тапкыр, чыгып кит дигәч тә, ул чыгып китмәсә, чын елан була, аны үтерергә кирәк. Чөнки аның өйдәгеләргә зыян салуы бар. Әлеге елан агулы булмаса да, безнең җирлектә аяк арасында көндәлек елан шуышып йөргәнгә без күнекмәгәнбез, балаларның бик куркуы ихтимал, бу бит үзе чиргә китерә, олы кешене дә авыруга сабыштыра. Абзый еланны бакча башында ук үтергән – дөрес эшләгән. Йорт эченә үк кермәгәнгә, аңа көтмәгән “кунагы”на бар чыгып кит дип әйтү кирәк тә түгел иде, – ди Алмаз хәзрәт.
Берочтан үзем Гариф Бикнең Габдеррәшит Ибраһимов тәрҗемәсендә “Раннур” нәшриятында дөнья күргән “Мең дә бер хәдис шәрифе” җыентыгына да күз салдым. “Шул биш нәрсәне кайда гына күрсәгез дә үтерегез: елан, ала карга, тычкан, кешене тешли торган котырган эт, чайлак (ябалак) кошы” диелгән бер хәдистә. Аңлатмасы түбәндәгечә: “Бу хайваннарны, кешегә зарары тимәсен дип, үтерергә куша. Әлбәттә, ала карга колак төбендә кычкырып, кешеләрнең колагын җәфалап зыян итәр. Әмма кешеләр арасында да боларның болардан йөз кат зарырак бәндәләр бар. Аллаһы Тәгалә хәлебезне төзәтсен” – диелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев