Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Элита” нәсел предприятиесе базасында нәселле терлекчелекне үстерү стратегиясен тәкъдим иттеләр

Бүген «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе АҖ базасында киңәшмә узды, аның кысаларында Татарстан Республикасында нәселле сөт терлекчелеген үстерү стратегиясе тәкъдим ителде.

Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов, «Элита»  дәүләт нәсел предприятиесе  АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, нәсел хуҗалыклары җитәкчеләре һәм нәсел статусы алуга дәгъва кылучылар, муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең  җитештерү бүлеге (селекция-нәсел хезмәте) башлыклары, консультантлары катнашты.

Төп нотык  белән Министрлыкның нәсел эше һәм терлек үрчетү бүлеге башлыгы Гелүс Баязитов чыгыш ясады. Бүгенге көнгә актуаль булган мәсьәләләр — хайваннарны исәпкә алуның бердәм базасын булдыру; белешмәләр  базаларына хайваннар буенча дөрес булмаган белешмәләр керүен    булдырмау; хайваннарның нәсел кыйммәтен бәяләү өчен белгечләр  укыту һәм аларның квалификациясен күтәрү; хайваннарның нәсел кыйммәтен бәяләү өчен норматив база һәм методикалар булдыру. 

“Дөньядагы геосәяси хәл илнең халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә    бәйсез булуын арттыра. Терлекчелек тармагында бу, барыннан да элек, көчле селекция-нәсел эше. Шушы  шартларда без үз алдыбызга республиканың нәселле терлекчелек дәрәҗәсен күтәрү бурычын куябыз, ул селекциягә һәм генетикага карата яңа, заманча таләпләргә туры килергә тиеш”, - дип билгеләде Марат Җәббаров.

Тагын  да нәтиҗәлерәк һәм көйле  эшләү  өчен Татарстан Республикасының Нәселле сөт терлекчелеге буенча оешмалар берлеген булдыру  планлаштырыла, аның  кыскартылган атамасы - «ТатПлемСоюз», ул республиканың нәсел  хуҗалыклары белән төбәкара аналитик үзәк арасында тоташтыручы звено булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев