Елмаюы әле дә күз алдымда тора
Рәүфҗан Закиров, Олы Мәңгәр авылы
Ике айдан артык вакыт узса да, бер очрашу һич хәтердән чыкмый, вакыт-вакыт гел искә төшеп тора. Бу язмам дөнья күрсә, бәлки, алай еш искә килмәс дип уйлыйм.
Симферополь һава аланы. Төрле тикшерүләр узылган, ә очкычка утырырга әле ике сәгатьләп вакыт бар. Вакыт дигәнең бик акрын уза. Руслар әйтә бит: «Хуже нет, чем ждать и догонять», – дип. Кырым белән бик хушлашасы килмәсә дә, очасы булгач, тизрәк очып китәсе килә. Букчадан «Казан утлары» журналы алып укыпкарыйм. Начар укыла, яктылык житми.
Сүз дә юк, Симферопольнең һава аланын барлык белән, күп акчалар сарыф итеп, җиренә җиткереп төзегәннәр. Ә менә көтү залына гәҗит-журнал укырлык итеп яктылык куймаганнар. Йокысы туймаганнар йоклап алсын дип уйлаганнармы? Исеме дә «Айвазовский» – диңгез сурәтләүче рәссам. Симферополь кая да, диңгез кая? Диңгез күрер өчен, әле дистәләгән чакрымнар барасы бар. Һава аланына Әхмәтхан Солтан исеме бирсәләр татарларның күңеле булыр иде. Үзе исән вакытта, Кожедуб, Покрышкиннарга эләккән кадәр хөрмәтнең аңа яртысы да эләкмәде. Тыныч тормышта, хезмәт героена лаек булса да, бирмәделәр. Әлеге дә баягы, кырым татары булганы өчен. Һава аланы аның исемен йөртергә тиеш дип уйлыйм.
Сату нокталарын әйләнеп килдем. Җаның ни тели, бар да бар, акчаң гына булсын. Бер чокыр кәһваның иң арзаны, йөз туксан сум торганына исем китеп килдем. Ике кабуга бетмәгән, өч кабуга җитмәгән мич ризыгы йөз илле сум тора. Эчендә ни бардыр.
Бик иркен итеп төзелгән көтү залы акрын-акрын халык белән тула башлады. Арлы-бирле йөреп урынсыз калуың да бар. Рөхсәт сорап, букчам торган урындыкка бер ханым әйберләрен куйды. Ул арада, һава аланы эшчесе киемендәге бер ир кеше безнең янга коляскада утырган минем яшьләрдәге бер ирне алып килде. Теге ханым, рәхмәт әйтеп, ул эшчене озатып җибәрде, дә, колясканы үзенең әйберләре янынарак җайлап куйды. Ханым яшь күренсә дә, бу кешеләр ирле-хатынлы булсалар кирәк дип уйлап куйдым. Ханым залдагы сәгатькә һәм үзенең кул сәгатенә күз төшерде. Коляскада утырган ир белән бераз сөйләшеп алдылар. Аннан соң, миңа карап: «Мин озак тормам, мөмкин булса, зинһар өчен, безнең әйберләргә һәм иремә бераз күз-колак булырсыз әле!» – дип китеп барды. Минем уем дөрес булып чыкты. Коляскадагы кеше – ире.
Паралич нык бәргән бу кешене. Уң кулы белән тез өстендә яткан сул кулын коляска иңсәсенә алып куйды. Футболкасының түш кесәсеннән кул яулыгы алып күз-бит тирәләрен җиңелчә сөртеп алды. Инде минем белән әңгәмәгә әзер икәнлеген аңладым.
– Сакида хәрбиләр шифаханәсендә дәваландык. Бик әйбәт хезмәт күрсәттеләр. Машина белән каршы алдылар. Әле яңа гына машина белән китереп куйдылар. Инде Казанга очучы самолетны көтәбез. Сез дә шунда очасыздыр бит?
Уңай җавап ишеткәч татарча сөйләшүгә күчте. Җавапны русча биргән идем югыйсә. Минем кулдагы «Казан утлары» журналын күреп татарча сөйләшә белүемне аңлады булса кирәк. Безнең белән Казанга очучы өч йөз кешенең кимендә яртысы татарлар. Ә татарча сөйләшүче сирәк. Татарча сорасаң, русча җавап кайтаралар. Татарча сөйләшүгә күчкәнгә, бу кешегә хөрмәтем бермә-бер артты. Сөйләме чиста, рус сүзләре кыстырмый. Шулай да руслар арасында озак яшәгәнлеге сизелә. Акценты булмаса да, кайбер сүзләрне озаграк уйлап торып әйтә. Тумышы белән күрше район үзәгеннән булып чыкты. Уртак танышларыбыз байтак икән. Исәннәрен очкылык тотса, мәрхүмнәренә сөйләшкән сүзләребез дога булып ирешсен. Татарча сөйләшүгә тансыклаганы сизелеп тора.
– Әти белән әни укытучылар иде. Өйдә гел татарча сөйләштек. Үзем рус мәктәбендә укыдым. Югары уку йортына керергә җиңелрәк булыр диптер, әтинең рус мәктәбендә укытасы килде. Дөрес уйлагандыр. Татарча укып, математика белән физикадан имтихан бирү авыр булыр иде. Көнбатыш Украинада өйләндем. Инде кырык елдан артык бергә яшибез. Безнең милләтне бик хөрмәт итә. Туганнар белән аралашып торабыз. Дөресен генә әйткәндә, уңдым мин хатыннан. Менә унбер ел инде коляскага утырганга. Җиде тәүлек аңсыз булганмын. Бер сәгатькә дә яннан китмәгән. Медицина хезмәткәрләренең исе киткән. Аның тырышлыгы белән исән калганмындыр. Унбер ел унбер көн генә түгел. Һич авырыксынмыйча миңа хезмәт күрсәтә. Аңа унҗиде яшь вакытта, дус кызларына ияреп, күрше авылларындагы күрәзәче карчыкка барган. Шул күрәзәче аңа: «Бүтән милләт кешесенә кияүгә чыгасың. Ике малай табасың. Ирең белән бик килешеп яшәячәксез. Сине бәхетле картлык көтә», – дип әйткән. Шул карчык әйткәннәр бар да дөрес булып чыкты дип әйтергә була. Бәхетле картлыгы гына ничек булыр. Бик авырлык белән генә савыгам. Йөреп китеп булырмы, юкмы? Тырышам инде. Миңа караганда хатыным күбрәк тырыша. Нинди генә дәвалар кулланмый, нинди генә табибларга алып бармады.
– Аңлавымча сез Көнбатыш Украинада өйләнгәнсез. Анда ничек килеп чыктыгыз? Беренче күрүгә үк мин сезне хәрби пенсионер бугай дип уйлап алдым. Минем уем дөресме?
– Дөрес уйлагансыз. Казан танк училищесын бетергәч хезмәт итәргә Көнбатыш Украинага җибәрделәр. Шунда танышып, шунда өйләнештек. Әти-әниләре безнең кавышуга каршы килмәделәр. Бер бик якын туганы: «Татар булса булсын, тик рус кына булмасын!» – дигән. Бернинди дә салкын караш сизмәдем, хатынымнан бигрәк тә. Ике малай табып, аларга татарча исемнәрне ул куштырды. Үзе өйрәнә алмаса да, малайларны татарча сөйләшергә өйрәтергә куша иде. Хезмәт иткәндә унбер урынга күчтек. Германиядә булдык. Нимесчә сөйләшергә өйрәнсәләр дә, татарча сөйләшергә бик өйрәнеп бетә алмадылар. Хатыннары татар. Бәлки өйрәтеп бетерерләр. Ике малаем да юристлар. Зур урыннарда эшлиләр. Өч оныгыбыз бар. Менә алар татарча белә.
– Өч мәртәбә күченү бер пожарга җавап бирә диләр. Унбер мәртәбә күченүгә хатыныгыз ничек түзде?
– Баштарак авыр булгандыр. Аннан соң ияләнде. Германиядән чыккач, хезмәтне дәвам итәргә буш урыннар юк. Бар җирдә кыскартылу. Камчаткада буш урын бар дигәч, шунда киттек. Аннан соң Чукоткага. Сахалинда, полковник дәрәҗәсендә хәрби хезмәтне тәмамладым.
– Ничек Казанга кайта алдыгыз?
Минем бер дустым, Казанда квартира алу өчен унбиш елдан артык чиратта торды. Барыбер ала алмады. «Әниең сиңа йорт бүләк иткән. Шунда тор!» – дигәннәр.
– Казанга күченүне без алдан ук планлаштырган идек. Казан шәһәре хатыныма бик ошый иде. Җир читендә хезмәт итүләр ярдәм иткәндер. Казанга күченү алай авыр булмады.
Ул арада әңгәмәдәшемнең хатыны килде. Нык үзгәреп килгән. Беренче очрашканда мин аңа бик текәлеп карамаган идем. Иреннән яхшысынмадым. Сакидан бик иртә кузгалганнар күрәсең. Ханым анда төс-кыяфәт ясарга өлгермәгәндер. Ә биредә, очкыч көтеп, ни кадәр вакыт.
Кино актрисаларына охшаганрак мөлаем йөз. Алтмыш яшен узган әби димәссең. Беленер-беленмәс җыерчыклар каядыр юкка чыккан. Каш-керфекләр килешле генә буялган, ә зәңгәр күзләре шул керфекләр арасында тагын да зәңгәрләнебрәк, балкып тора. Чәчләр иң өстенә таралып төшкән. Бераз дулкынланып, болай да матур йөзне тагын да чибәрләтә. Тәненә сыланыбрак торган, зәвыклы өс киеме, буй-сынының бөтен нечкәлекләрен белдереп, төс-кыяфәтенә ямь өсти. Кызганыч, аякларын күрә алмадым, джинсы чалбар каплаган. Бу кадәрле килешле буй-сында ямьсез аяклар булырга тиеш түгел.
Да, мишәрләр әйтмешли, уңган якташым хатыннан. Чибәрлек өстенә акыллы, тәрбияле булу барлык хатын-кызга да тәтеми.
Курчак кебек чибәр булса, акыл ягы чамалы, ә акыллы булса, чибәрлек үлчәп кенә бирелгән. Ул арада, очкычка утыру өчен, чират тора башладылар. Теге һава аланы киемендәге кеше кабат безнең янга килде. Колясканы җай гына сөйрәп китте. Берничә букчаны иренең коляскасына урнаштырып, җиңелчәсен иренең тезенә куеп, ханым да алар артыннан кузгалды. Берничә адым киткәч, якташым колясканы туктаттырып, миңа карап, уң кулын күтәрде. Бу хушлашу билгесе иде. Ә хатыны башын борып шундый итеп елмайды. Бу елмаюда: ире белән әңгәмә корып вакытны кыскартканга рәхмәт билгесе дә, танышуга шат булу хисе дә, дөнья – тар, исән булсак тагын очрашырбыз дигәнрәк мәгънә дә бар иде.
Үзләреннән рөхсәт ала алмагач, исемнәрен язмадым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев