Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Элвин Грейдан 100 миллион сум акча таләп итәләр

Билгеле бер компания җырчы Элвин Грейдан Василә Фәттахованың «Туган як» җырын башкарган өчен 100 000 000 сум таләп итә икән.

Бу хакта артист үзе социаль четләрдәге сәхифәсендә сөйләгән.  

Элвин Грей килеп чыккан проблеманы суд аша хәл итәсен белдергән. 

Менә сез көткән мизгел килеп җитте. Концертларда да бер үк сорау күзләрдә укыла. Борчылмагыз, мин күзләрдән укый беләм.
Сүзем «Туган як»җыры турында.

2016 елда милли шоу-бизнесны фаҗига тетрәтте (моны мин минем каналга кергән, ләкин безнең милли эстраданың нечкәлекләре белән таныш булмаган тыңлаучылар өчен язам). Яшь җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахова («Туган як»җырын беренче башкаручы) бала тапканда үлде. Аңа нибары 36 иде. Бер елдан соң мин бер басмадан язма укыдым, анда бу хитның авторы һәм композиторы,  Вәсилә истәлегенә җыр яшәвен дәвам итсен өчен, миңа бу җырны тапшыруын хәбәр иткән. Ләкин ул чагында мин аны яздырырга әзер түгел идем. Маэстро алдында гафу үтендем һәм 7 елга тайм-аут алдым. Һәм менә, ниһаять, мин моны эшләдем. Без килешү төзедек, әлеге әсәр өчен адекват сумма турында килештек. Нинди сумма түләнгәнен әйтмим, әмма ул лаеклы иде. Әлеге килешүгә кадәр прецедентлар, мин белгәнчә, милли эстрадада булмады. Ул миңа рус һәм башкорт телләрендә язган көй һәм сүзләрнең хокукларын бирде. Мин сүзләрне башкортчадан татарчага үзгәртү хокукын сорадым, чөнки җыр нәкъ менә татарча хит булды. Мондый рөхсәтне мин язма рәвештә алдым.

Уфа шәһәре көнендә башкорт телендә җырлый. Кешеләрнең реакциясе мине гаҗәпләндерде. Менә бу көч! Әмма концерттан соң сәер хәлләр була башлады. Барлык электрон мәйданчыклардан Шәһәр көненнән видео югала башлады. Без массакүләм шикаятьләрне «Барс медиа»оешмасының ниндидер хезмәткәре язуын ачыкладык. Миңа бу сәер тоелды, чөнки без озак еллар бу оешма белән хезмәттәшлек иттек, һәм алар әшәкелектә шикләнелмәде. Казанга килгәч, мин студиягә кердем һәм рус телендә «Туган як» ны яздырдым.

Алдан Александр Коноваловтан (саунд-продюсердан) без егетләр белән ясаган аранжировканы эшләп бетерүен һәм яңа сүзләр язуын сорадык.
Александр моны эшләде. Аның сүзләре белән "Дом родной" ны мин үз каналымда тәкъдим иттем.
Чиратта Уралдан Рәшитов версиясе (русча). Тиздән башкорт телендә чыгачак җыр әзер.
Ләкин бу вәзгыятьтә бер нюанс бар.

Шушы җиде ел эчендә, мин бу җырга алынмыйча йөргән әлеге 7 ел эчендә, Урал Рәшитов белән безнең артыбызда «Туган як» җырына каршы булган бер төркем оешкан икән. Алар җырны татарча башкаруга каршылык күрсәтә башлады.

 

Якынча фаразлар буенча, бу - җырның сүзләрен татарчага тәрҗемә иткән (эшкәрткән) Гөлнара Рәшитова, Вәсилә Фәттахованың фонограммасына хокукы булган Григорий Байтирәков һәм, сез ышанмассыз… бүгенге татар эстрадасында төп кеше буларак күзалланучы Камил Гәрәев (Барс Медиа директоры). Имеш, ул җырның татарчага тәрҗемәсенә хокукларны Гөлнара Рәшитовадан берничә елга сатып алган.

Бу «куәтле төркем» хәзер мине җырны татарча башкарудан тыя, үтәү мөмкин булмаган шартлар тәкъдим итә (акчалата эквивалентта санаганда, миннән 100 миллион сум тирәсе акча таләп итәләр, ягъни:
- Казан шәһәре үзәгендә 45-65 млн. сумлык фатир;
- «Барс медиа»ның барлык чараларында гомергә бушлай чыгыш ясау. Минем бер чыгышымның бәясе 1,5 млн. сум дип алсак та, елына 3 тапкыр чыгыш ясаганда, 10 елга бу бәя 45 млн. сумнан да ким булмаячак.
- өченче дәгъвачы әле төгәл сумманы билгеләмәде, әмма аның 3 млн. сумнан башлануын чамалыйсыздыр.

Бу вазгыятьтә миңа бер нәрсә аңлашылмый. Ярар, Байтирәков 2000 нче елларда «Туган як» җыры белән пират кассеталарын саткан, ди. Гөлнара Рәшитова, мөгаен, җырны эшкәртү өчен телдән рөхсәт алгандыр. Ләкин ул автор түгел бит. Аның җырның сүзләрен кемгә дә булса сатарга хакы юк иде, чөнки бу бары тик тәрҗемә (эшкәртү) генә. 

Әмма барыннан да бигрәк мине Камил Мәүлетович гаҗәпләндерде. Татар җыры, татар мәдәниятен популярлаштыруны кайгыртырга тиешле кеше, асылда барлык татарларның гимны булган җырны «юкка чыгарырга» омтыла.

Татарстанда бу җырның сүзләрен тәрҗемә итү 2 меңнән алып 50 мең сумга кадәр тора. Ләкин 100 миллион түгел бит инде. Миннән шул рәвешле көләргә булдылар. Йөз елга кредит бирә торган банкны каян табарга икән? (процентларсыз 100 миллион)», – дип яза җырчы.

Элвин Грей җырны башкарудан туктамавы, бу проблеманы суд һәм юристлар аша хәл итмәкче булуын искәртә.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев