Эшче түгел, кушчы кыйммәт
Саймә Сабирова, Күлле Киме авылы
Аерым территориаль берәмлек булып оешуга да 30 ел үткән икән.
Үзгәрешләр бик күп районыбызда. Мин шушы фикерне куәтләп, аерым бер авыл җирлегендә бу яңалыклар ничек барган соң, шуңа тукталасым килә. Укытучы буларак мәктәптән башлыйм әле. 1991 елга кадәр без бер ягы агач – бер катлы, икенче ягы асты кирпеч, өсте агач – ике катлы мәктәп бинасында эшләдек. Язның матур бер көнендә мәктәпкә капиталь ремонтны күздә тотып район башлыгы белән Сәмигуллин Әдһәм килеп төште. Директор булмау сәбәпле, мин дә алар янында чуалам. Карап йөриләр, нигезнең, бинаның ныклы гына, элеккеге төзүчеләрнең оста куллы булуларына сокланалар – бар нәрсәгә дә җентекләп игътибар иттеләр, ә шулай да ремонтсыз булмый дигән фикер белән китеп бардылар. Ремонт бригадасы килеп, эш башладылар. Кызганычка каршы, ремонтчылар тарафыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен исәпкә алмау сәбәпле, мәктәп 1992 елның кызу август аенда дөрләп янды. Кызганычка каршы дип язуым дөрес түгел, бәхеткә каршыдыр, чөнки азаплана идек кышкы салкыннарда шул мәктәптә. Без мәктәпкә килгәндә Фазылҗанов Фәрит абый иде мәктәп директоры. Мәктәп белән җитәкчелек итү ул чорларда ифрат та кыен: мәктәп бер җиргә генә урнашмаган – аерым мастерская, интернат ике бинада: ике этажлы элеккеге балалар йорты бинасы һәм бер этажлы “финский” йорт; ашханә, башлангыч класслар бинасы. Барысына ягулык кирәк. Кайсы бина утын белән ягыла, кайсы – күмер белән. Утынны җәй буе укытучылардан торган бригада әзерли, укытучыларны да коммуналь хезмәтләр өчен бишәр кубометр утын белән тәэмин итәләр. Иртәрәк әзерләнсә, утын коры була, соңга калса, җәй яңгырлы булса, чи кала. Аны яндырып җибәрү үзе бер әҗәл. Соңгы елларда күмернең сыйфаты да начарайды. Шушы биналарны тиешле температурада тоту ничек кыен булганын чамалап буладыр. Кыш өчен ничә ягучы эзләргә кирәк авыл буйлап! Мәктәпнең үз бинасына гына да сменалап өч ягучы кирәк иде. Алары да күп очракта туганда ук аракы исе белән дөньяга яралган күрше мари иленнән. Еш кына алар килмәгәндә директор үзе төне буе котельныйда яга иде. Салкын кышлар иде шул чорда (хәзер дә шулай, ләкин газ аркасында сизелми торгандыр). Яңа ел җитә калса, ир-ат укытучылар төне буе дежурда: мәктәпнең җылыту системасын күзәтәләр, кочегарларга билгеле сәбәп буенча ышанып булмый. Үтә дә салкын көннәрне һәм төннәрне дә паяльная лампа белән җылылык начар килә торган торбаларны җылытып йөриләр иде мәктәптә эшләгән ирләр. Торбаларның шартлаган вакытлары да булды. Бу мисаллар нигезендә мәктәп директорының шул чорда ни дәрәҗәдә азаплы тормыш белән яшәвен күрсәтәсем килә.
Яңа мәктәп 1994 елны сафка басты.
Мәктәп төзелгәндә район башлыгы безгә көн саен килә дип әйтү бик үк дөрес булмас, көнгә берничә тапкыр. Яңа мәктәптәге вак кына җитешсезлеккә дә игътибар итә: тәрәзәдә сызык калган, розетка чистартылып бетмәгән, идәнгә буяу тамган, класста бер лампочка янмый... Кая ул диварларга нык уйламыйча нәрсәдер элү, ясау. Һәр нәрсәгә төгәллек соралды. Хәтерлим әле, ишек алдында мәктәп бинасына терәп кирпечтән чәчәк савытлары эшләнелде. Эш белән аңа игътибар да итмибез. Әлеге дә баягы, ул килеп төшкән, без аны китеп барганда гына машинасының көпчәкләре чыжылдаудан гына ишетеп калдык. Ямьле язда теге савытларда алабута үсә башлаган. Ярсыган җитәкче безне күрәсе дә килмәгән. Тиз генә авыл буйлап георгиннар җыеп, булмаса, утырткан җирдән йолкып алып, куе утыртылган дип, мәктәпне чәчәккә күмдек, һәм бу эштә без күп еллар районда лидер идек. Тәҗрибә дә уртаклаштык әле. Безнең чәчәклекләрдә 67 төр чәчәк үсә иде! Менә шундый була ул кушчы йогынтысы!
1996 елны мәктәпкә газ керде.
Аңа кадәр бер ел күмер яктык әле. Аның белән дә кызыклы вакыйга (кызганыч дөресрәктер) булды. Сибгат Хәким музееның гомуми ачылышы 1996 елның 17 февраленә билгеләнде. Район башлыгы бу вакыт шушы музейны ачуга әзерләнү өчен директорга (мин булам ул) барлык вәкаләтләрне бирде. Бу мәсьәлә буенча районда теләсә кемгә мөрәҗәгать итеп була иде. Күмер белән мәктәпнең ягылганын әйттем инде. Үтә дә салкын көннәр. Менә шул вакытта, чүп өстенә чүмәлә итеп, кочегар кич белән котёлларда басым төшүен, ә температураның 100 градуска менүен килеп әйтте. Ә бу бер нәрсәне генә аңлата: системада су юк! Кыш көне! Үлеп кенә китәселәрем килде, алай гына да түгел – җир йөзеннән югаласы... Ике көннән музей ачылырга тиеш! Тиз генә колхоз рәисе Хәмитов Зөлфәткә йөгерәм. Рәхмәт аңа, ул коткарды шушы бәладән. Колхозның барлык белгечләре мәктәптә, суны эзлибез. Системадан су каядыр киткән булырга тиеш, ләкин ул бер җирдә дә юк: бүлмәләрдә дә, подвалда да. Ниһаять, ике котёлның берсен ачкач, эчендәге суның кая киткәнен ачыкладык. Кочегарлар музей ачу тантанасына әзерләнү йөзеннән мәктәпкә җылылыкны яхшырак бирә. Зәмһәрир суыкларда (январь ае) НР-20 котёлының берсе шартлый һәм ката. Котёлның берсе генә эшләп кала. Нык итеп яга торгач, икенче эшләмәгән котёл эчендәге боз эри. Ике котёл бер берсенә тоташкан, барлык су өч метр тирәнлектәге пылесборникка китә. Шуның өчен су күренми. Колхоз белгечләре төнге бергә кадәр ремонт белән шөгыльләнәләр. Шартлаган котёлны аералар, берсе генә эшләп кала. Утын белән яга башлыйбыз, чөнки ул чорда яхшы күмер юк. Иң куркытканы: мәктәпнең су системасы шартлау! Булыр аннан соң бәйрәм! Төне буе мәктәп эчендә йөрим, батареяларны тотып карыйм. Иртә белән сәгать дүрттә батареяларга җылы керде. Биштә нарядка колхозга төшеп киттем. Мәктәп ачык калды, кочегарлар кереп системаны тикшерәләр, һава чыгаралар. «Правление бинасы»на кереп тәрәзәгә күз салсам, машинасы мәктәп ягына үтеп бара. Йөгер артыннан. Аннан да тизрәк мәктәпкә менеп җиттем кебек. Ул мәктәптә (иртәнге биш, алтынчы сәгать). Мәктәп салкын, әмма батареялар кайнар. Кая инде ул төнге вакыйга турында сөйләү! Булачак музей бүлмәсенә үтте (этнография), ә анда бернәрсә дә юк: идәнгә келәм җәю, юу, җыештыру сәбәпле, барысы да алынган, әзер витриналар мастерскойда. Мин бар кыюлыгымны җыеп, “слово мужика” бирәм. Имеш, барысы да яхшы булыр. Яхшы буламы, юкмы, ләкин ул «завроно» булып эшләгән Хәкимҗанов Хәмитне китереп утыртты мәктәпкә. Соңгы төнне безнең белән бергә булды ул. Эшкә кысылмады, комачауламады, тыныч кына эшләгәнне күзәтте. Икенче көнне, 17 февральда музей ачылды. Район башлыгы белән бергә дәрәҗәле кунаклар килде. Яңа мәктәптә нинди генә очрашулар булмады да, нәрсәләр генә оештырылмады. Иң күңелдә калганы – японнарны каршылау.
Районга 1996 елда бер төркем Япониядән татар халкының гореф-гадәтләре белән кызысынучылар килә. Мәктәп капкасы куелган, ләкин буялмаган, буяп, соңгы штрих... ә кунаклар инде килеп төште. Капканы киң итеп ачып мәктәпкә уздырабыз. Кергән юлда түрдә Сибгат Хәким бюсты. Аның тарихы кызык. Мәктәпкә Сибгат Хәким исеме бирү артыннан йөрибез. Шулай булгач, ишек алдында аңа багышланган һәйкәл дә булырга тиеш. Постамент та ясап куйдык хәтта. Бюст кына кирәк иде. Ничек тә булса берзаман акча булгач бюсты эшләнелер әле, дип уйланылды шул чорда. Японнар киләсе мәктәпкә, ә һәйкәл юк. Буш торган постаментка Сибгат абый бюстын куйдык (белсеннәр, ничек итеп без үзебезнең талантларны хөрмәт итәбез!). Сынны маридан килгән бер һәвәскәр рәссам фото буенча эшләгән иде. Сын Сибгат абыйга нык охшаган дип әйтү дөрес булмас, ләкин японнарның шагыйрьне белмәве безне тынычландырды. Мәктәпне карап чыкканнан соң, алар “шикарная школа” бәясенә тукталдылар. Иске, таушалган, салкын мәктәп түгел шул бу бина. Чит ил кунаклары мактарлык ул! Бәдрәф ул чорны урамда. Сап-сары итеп идәннәре юылган, комган белән сөлге дә куелган. Карасак, бер-ике кунагыбыз туалет ишеге янында керергә куркып торалар: аяк киеме салыргамы, юкмы. Салдырмадык кадерле кунакларның аягын, һич юк. Әтнәдән килгән аш-су осталары күрсәттеләр шул чорны татар халкының кунакчыллыгын, юмартлыгын, булдыклылыгын. Өстәлгә кыска вакыт эчендә бер-бер артлы әллә ничә төрле ризык китерелде, кунак өстәлендәгесен әйтеп тә тормыйм. Татар халкының иң затлы ризыклары куелган иде шунда. Аннан китте сәнгать белән уртаклашу, җырлар, биюләр.
Японнан килгән кунаклар үзләренең көйләрен татар көйләренә ошаттылар.
Саубуллашканда, зур канәгатьлек хисе иде аларның йөзләрендә. Менә шулай иң югары дәрәҗәдә оештырылды район җитәкчелеге тарафыннан бу бәйрәм. Кызганычы икенче көнне булды. Безгә бер төркем Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты галимнәре белән Рафаэль Хәкимов кайтты. Алар Япониядән килмәгән, Сибгат абыйны яхшы белә. Бюстны да карадылар, шул вакытта хисләргә бирелүчән апагызның халәтен аңлагансыздыр инде.
(Дәвамы бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев