Этләр талап үтергән ханым турында: «Ачык күңелле кеше иде»
Казанда 48 яшьлек хатын-кызны этләр талап үтергән булуы мөмкин. Әлеге коточкыч фаҗига башкала халкын гына түгел, бөтен республиканы тетрәндерде.
барышын контрольгә алган. Казан мэриясе дә әлегә тикшерү органнарының нәтиҗәсен көтә. – Сабыр итәргә һәм тикшерү нәтиҗәләрен көтәргә кирәк, дип саныйм, – ди Казан башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин. – Алар буенча тиешле нәтиҗәләр ясалачак. Этләргә килгәндә, Самосырово торак массивында 2024 елда эт аулауга нибары ике гариза кабул ителгән. Берсе май аенда (бер эт аулаган), ә соңгысы 1 октябрьдә (ике эт тотылган, стерильләштерелгән һәм элеккеге яшәү урынына кайтарылган). Фаҗига булган урыннан ерак түгел генә җитештерү базасы бар. Аның хуҗасы база территориясендә күпләп этләр тота икән. Тик ул бу фаҗигадә үзе ияләштергән этләрнең катышы булуын кире кага. Бу хәлләрдән соң тикшерү органнары базага барып, этләрне йоклаткан. Хәзер аларны карантинга ябачаклар, шуннан соң анализлар алачаклар. Тикшерү нәтиҗәләре билгеле булгач, аларның язмышы хәл ителәчәк. Тик, кызганыч, бу чараларның берсе дә 15 яшьлек кыз балага кадерле әнисен, иренә сөекле хатынын кайтарып бирми. – Безнең балалар бергә бию түгәрәгенә йөрделәр. Шуңа күрә Жанна белән еш очрашырга, аралашырга туры килә иде. Ул бик ачык күңелле, позитив кеше булды. Ире белән бергәләп бәйрәмнәрдә дә чыгыш ясаганнары бар иде. Бу хәбәрне ишеткәч, бик борчылдык. Һич кенә дә баштан чыкмый. Бигрәк тә әнисез калган бала кызганыч, – ди һәлак булган ханымның танышы Гөлүсә Идиятова.
18+
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/155924/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев