Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эх, «Аулак өй»ләре

“Гореф-гадәтләребезне искә алып, үткәннәрне яңартып, рә кәннәрне яңартып, рә­хәт­лә­неп күңел неп күңел ачыйк, “Аулак өй” ясап алыйк, клубка ки­легез”, – дип дәште мә­дәният йорты җитәкчесе Раилә Ка­дыймова.

Күршем белән кул эшләре алып үзебезнең мәдәният йортына юнәлдек. Зал чигүле яулык-сөл геләр белән бизәлгән, төрле кул эш ләреннән күргәзмәләр куелган. Кил дә, өздереп басып җибәр дигәндәй бию көе яңгырый. Аулак өй мизгелләрен искә төшереп, үзенең дәртле көйләрен Хатибуллин Гиният абый гармунда уйный иде. “Әбием сандыгында ниләр бар?”. – дигән гыйбарәгә нигезләнеп Кадимова Раилә кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйләде. “Аулак өй”гә килгән егет-кызлар гармун моңнарына кушылып җырлап, кул эшләре эшләделәр. Эш арасында уеннар да уйнап өлгердек. Гармунга кушылып элекке җырларны, “Авыл көе”н җырладык.”Бер яшьлектә, бер картлыкта”, дигәндәй рәхәтләнеп төрле бию көйләренә биедек. Кул эшләре эшләп, уйнап, җырлапбиегәч бәйрәмебез мул сыйлы өстәл артында дәвам итте.

Бәйрәмебезне гармунга кушылып, үзенең салмак, моңлы җыр ларын Глира апабыз безгә бү ләк итте. Без аңа кушылып җырладык. Шулай бер очрашып, күңел ачып алу бик рәхәт икән. Дөньяларыбыз тыныч, күгебез аяз булып, тагын да очрашулар насыйп булсын, дигән теләктә калам.

Гөлчәчәк Каюмова, Ары авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев