Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Ферма юлында үскән бала

“Моңарчы җиде урында эшләдем, әмма болай итеп документлар беркетеп барган Ревкомиссия җитәкчесен күргәнем юк иде әле”, – ди.

Авылның бик матур җирендә: артта – мәктәп, бала-чага тавышы, алдарак борынгы Таш мәчет урнашкан урында аларның йорт-җире.
Хәмит Нәкыйпов
Бәрәскәнең тирән хөрмәткә лаек, тарихны яхшы белүче, өстәвенә, газетабыз хәбәрчесе Әдһәм абый Гайнуллин һәм аның гаиләсе турында бу мәкалә. Язмамны аларның йорт-җире турында башлавым юкка түгел – төп нигездән башка чыгып, һәр бүрәнәгә, тактага хәләл көчен кертеп бастыра бу йортны гаилә башлыгы.
– Һәр кадакка, һәр тактага минем кул тигән монда, – ди ул.
Шушы ук теманы дәвам итеп, Гайнуллиннар йортының күз явын алырлык ял паркы белән янә­шә булуын ассызыкларга кирәк. Аның өенә килгәч тә, шу­шы парк әйләнәсендә чаңгыда шуу­чы укучылар белән очраштык.
Максатым Әдһәм абыйның биографиясен чагылдыру түгел, аның тормышы, хезмәт юлы тоташ авырлыклардан торса да, хөрмәткә лаек зат булып калуын ассызыкларга телим.
Бөек Ватан сугышының инде җиңүгә өмет белән яши башлаган чорында – 1944 елның 15 гыйнварында туа ул. Яңа гына 82нче яшенә аяк басты. Ни хикмәт, кечкенәдән үк башкалардан яхшы хәтере белән аерыла. Үзе дә: “Миңа 2,5 яшь булганда Әсма әбиемнең авырган чорын да, җеназасын һәм аны зиратка күтәреп алып киткәннәрен дә хәтерлим”, – ди. 
Әтисе Әһелулла Гайнуллин авылга күкрәгенә орден-медальләр тагып кайта. Яраланып, 1942 елның ахырларында кайта ул. Тән һәм җан яраларыннан 1955 елны, 42 яшьтә вафат була.
– Безне өч баланы фемада эшләгән әниебез тәрбияләде, – ди. 
1938 елгы апасы Фирадия, 1947 елгы энесе Әгъләм дә инде вафатлар. Әнисе энесе белән Түбән Бәрәскәдә яши. Ә апасы 1957 елны 7 сыйныфны тәмамлауга, фермага эшкә керә.
– Бер сынык икмәккә елап үскән бала мин. Тамак тук булуның ни икәнен яхшы беләм. Әле дә җәмәгать белән өстәл артына утыргач: “Элек күрмәдек боларны”, дип моңланам, – ди.
Сугыш арты еллары бигрәк тә авыр еллар була. “Черек бәрәңге” һәм аның күмәче, алабута оны – болар барысы да ул буын ашап үскән ризыклар.
– Бик авыр еллар уздым. Нәрсә таба алсам, шуны ашадым. Өстәвенә, бала вакыттан ук эшкә җигелергә туры килде, – дип авыр сулый.
11 яшеннән колхозның бозауларын көтә башлый. Чөнки ярлылык, җитмәүчәнлек чабудан тарта.
– Җәен проблема булмады. Әмма уку башлангач ярты көн мәктәптә укып, аннан соң көтүгә чаба идем. Кулдашым – өлкәнрәк яшьтәге абый белән шулай килештек. Көзен көн кыска бит ул. Шуңа күрә көннең икенче яртысында озак көтмәдем, – ди. 
Шулай да бозауларны көзге караңгыда фермага алып кайту газапларын искә алып узды. Кояш баегач 11 яшьлек малайның берүзен урамга да чыгармыйбыз хәзер! 
Соңрак колхозның сыерларын да көтә ул. Ә әнисе, аның сүзләре белән әйтсәк: “Бушка”, ул вакытта киң кулланыш алган “таяк”ка эшли. “Соңрак әни җигү үгезләре дә, таналар да тәрбияләде”, – ди. Шул чорны искә алып:
– Ә без әни артыннан йөреп, ферма юлында үскән балалар булдык, – дип авыр сулый. Шул сәбәпле мәктәптән соң каядыр уку турында хыяллана да алмый ул. 7 сыйныфтан соң, кичке мәктәпне тәмамлый, солдат хезмәтеннән соң 10 сыйныф белем алуга ирешә үзе.
Аннан соң, Усадтагы училищеда укып, тракторчы танык­лыгына ия була. Бераз вакыт Амур өлкәсендә “Чирәм җир” күтәрүдә эшләп кайта. Анда чылбырлы тракторда да, комбайнда да эшләп ала.   
Армия чорын сагынып искә ала. Сагынырлык була шул, авылдагы эш газаплары һәм ачлы-туклы яшәүдән соң, ипинең өстәлдә өелеп торуын, андагы муллыкны күреп шакката.
Өстәвенә, Бөек Җиңү яулаган әтисе урынына диикме, Германия башкаласы Берлинга кадәр бару бәхетенә ирешә ул. Дөрес, бу вакытта Германиянең бер өлеше Демократик Республикага һәм андагы хәрбиләр совет гаскәрләренең Германиядәге чикләнгән контингентына әйләнә.
Моннан тыш, солдатларны төрле тарихи экскурсияләргә еш йөртәләр. Хезмәте дә бик уңышлы була. Штабта хезмәт итә, җитәкчесен әле дә сагынып искә ала. “Мине улы кебек күрде ул”, – ди. Армия хезмәтенең  тәрбияви ягы да әйтеп бетергесез зур була. 
Үз сүзләре белән әйтсәк: “Армиядән күзләре ачылып” кайта. 
Газетаны һәрдаим укучылар хәтерлидер, заманында Әдһәм абый Гайнуллинның армия хатирәләре дә дөнья күргән иде. Ә якты хатирәләр бары яраткан һәм сагынган җир турында гына туа ала ул. Армиядә барысы 3 ел да 3 ай дәвамында хезмәт итеп кайта.
Солдат хезмәтеннән соң, һаман да шул күп итеп акча эшләү уе белән, мелиорация оешмасына урнаша. “Анда яхшы түлиләр”, дигән хәбәр таралган була. Тик озак эшләргә туры килми. Колхозның ул чактагы бригадиры күзенә чалына. Ә тегесе җитәкчегә кайтып: “Армиягә кадәр бик яхшы эшләде. Үзебезгә кире кайтарырга иде аны”, – ди. Моннан соңгысы аңлашыладыр инде, Әдһәм Гайнуллинны колхоз җитәкчесе чакырта, өр-яңа трактор бирергә, соңрак укырга кертергә вәгъдә итә. Озак та үтми, шул ук антлар белән аны комплекс җитәкчесе булып эшләгән Рауза апа Касимова янына бригадир-учетчик итеп күчерәләр. Әлбәттә, әйткәннәре “коры вәгъдә” генә булып кала...
Хәер, махсус белеме булмаса да кем  генә булып эшләми ул! Фермада да, тракторда да эшли, шабашкага да йөри, колхозның төзелеш бригадасын да җитәкли, кибетче дә, хәтта укытучы да була... Соңгысының тарихы бик кызыклы. Арча районының Үрнәк училищесы Бәрәскәдә филиал ача һәм бу якның булачак тракторчыларын укытуны аңа йөклиләр.
Ә соңгы елларга килсәк, колхозда халык бердәм рәвештә аны Ревкомиссия җитәкчесе итеп сайлый. 28 ел дәвамында шунда эшли. Бик яхшы эшли, хезмәтенә җаваплы карый.
Ул чорда колхоз кән­сә­лә­рендә эшләүчеләрдән сораштым: “Әдһәм абый һәр санны тикшерә ул, ялгыш чыга күрмәсен иде”, – дип куркып торалар. Бу уңайдан элегрәк ишеткән бер хатирә белән уртаклашырга телим.
Кабат торгызылган рай­о­ныбызның беренче прокуроры Равил Шәмсетдиновны хәтерли торгансыздыр. Һәр нәрсәнең төбенә төшеп тикшерергә ярата иде ул. “Ленин”ның икътисадый, финанс күрсәткечләрен дә тикшерә. Ә бүлмәгә “Дело” папкаларына тегелгән бер кочак документларны күтәреп Әдһәм абый Гайнуллин килеп кергәч, аптырап кала. 
“Моңарчы җиде урында эшләдем, әмма болай итеп документлар беркетеп барган Ревкомиссия җитәкчесен күргәнем юк иде әле”, – ди.
Юкка гына:
– Авыл хуҗалыгында мин эш­ләмәгән һәм белмәгән тармак юк­тыр ул, – дими шул ул.
1968 елны язмышын Назирә исемле чибәр, чая кыз белән бәйли. 1969 елны Рөстәм һәм 1971 елны Рәис исемле уллары туа. Соңгысы дин өлкәсендә яшәүче мөселманнар өчен яхшы ук таныш булырга тиеш. Чөнки районның беренче имам-мөхтәсибе булды. Бүгенге көндә эшмәкәр ул, үз эше бар. Авылдашлары әйтүенчә, Гайнуллиннарның уллары, киленнәре бик тәртиплеләр, әти-әни дип өзелеп торалар.
Бу урында Әдһәм абый Гайнуллинның да дини тәрбия алып, динне-көнне танып үсүен ассызыкларга кирәк. Әнә бит, Бәрәскә авылы тагын бер хаҗига ишәя – Раббыбыз рәхмәте белән Хаҗ кылып кайту бәхетенә ирешә.
Әдһәм абый белән Назирә апа бик кадерле бабай белән әби дә хәзер. Алты оныкларының бишесе башлы-күзле булган. Барысы 6 оныклары үсеп килә. Нинди ул, инде 5 оныкчыклары да бар.
Кайтып китәр алдыннан, мәкаләм герое турында тагын бер кат ишетим әле дип, күмәк хуҗалык конторасына сугылдым. Биредә аның Ревизия комиссиясе җитәкчесе булган чорны кабат искә алдылар. Бухгалтерия һәм икътисад саннарын гына түгел, терлек санын да, кайткан, килгән товарларны да исәпкә алып, фактта күпме булуын саный торган була ул.
– Ярдәмчел, бик кешелекле булды. Шул ук вакытта туры сүзле ул. Шуңа күрә халык бик ярата аны, – диделәр биредә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев