Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаевка Германиядә операция ясаячаклар

«Тавыш органнарым белән барысы да тәртиптә», — диде артист.

Фирдүс Тямаевка июль башында Германиядә операция ясаячаклар. Җырчы бу хакта «Интертат» ка үзе хәбәр итте 

«Германиягә операциягә җыенам. Кайсы җиргә ясаячакларын әлегә әйтәсем килми. Исән-сау күзләремне ачып, аякка бассам, барысын да сөйләрмен. Борчылып тормагыз, тавыш органнары белән бәйле операция түгел. 


Киләсе елда минем иҗатыма ун ел тула. Исән-имин хастаханә юлларыннан котылсам, зур көч белән яңа программабызны әзерли башлыйм. Ул быел тагын да кызурак булачак. Концертларга фәлсәфә, юмор, миллилек өстәлә. Бу Башкортстан белән килеп чыккан хәлләр мине тагын да ныграк иҗат итәргә, үземне тулысынча эшкә багышларга мәҗбүр итте. Шәп мотивация булды», — дип сөйләде ул. 

Фирдүс Тямаевка операциясенең уңышлы узуын һәм исән-сау савыгуын теләп калабыз.

 Чыганак: https://intertat.tatar/news/showtime/24-06-2021/fird-s-tyamaevka-germaniyad-operatsiya-yasayachaklar-5827960

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев