Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев белән коточкыч хәл килеп чыккан

Фирдүс Тямаевның йортында аздан гына яңгыр чыкмый калган. Чормага җәелгән экомамык астындагы электрүткәргечне тычкан кимергән. Бу хакта «Интертат» яза.

«Вәт җәмәгать! Аллаһ сакласын. Яна яздык бит. Ис килә дә, килә. Әле авыргач, борыным да юньләп сизми. Аллаһ Тәгаләм саклап калды. Тычкан кимергән. «Светоточка» утлар куймагыз, менә шундый. Әле өйдә идек. Йоклаган вакытта гаиләң янып үлсә. Аллаһ сакласын! Менә шундый экомамык салган идек. Ул үзе янмый, әмма арасыннан тычкан йөргән. Бур керсә, бер әйберне урлый, янгын булса барысын да юк итә, дип әйтәләр бит. Әле күңелем сизгән кебек сине, Ленар братан, чакырдым. Электрүткәргечне тартып алдык та эш бетте димәкче идек, икенче урыннан төтен чыгып маташа. Кемнең йортлары бурадан, профессиональ электриклар чакырыгыз. Бер электриктан соң Ленар төзәтеп чыккан иде, нәкъ менә шушы урыны калган иде», – дип сөйли чын-чынлап курыккан җырчы. Аннары ул хатыны белән кызын кичке «прогулка»дан каршы ала. «И кызым, синең фәрештәләрең саклап калгандыр безне», – ди җырчы йоклаган кызын күрсәтеп.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев