Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Галәвиев эше янә каралачак. Бу юлы апелляция судында...

2021 елның 11 маенда Казанның 175 нче гимназиясендә тугыз кешене атып үтергән Илназ Галәвиевның адвокаты гомерлек төрмә җәзасына апелляция биргән, дип хәбәр итә ТАСС.

Адвокат мәхкәмә карарын артык кырыс дип саный һәм аны йомшартуны сорый. Галәвиевне яклаучы юрист мәхкәмә утырышы беркетмәләре һәм аудиоязмалар белән танышкан, шуннан соң кыска язылган апелляция шикаяте тапшырган. Ул Түбән Новгородта дүртенче апелляция судында каралачак. 
Исегезгә төшерәбез, 13 апрельдә Татарстан Югары суды Илназ Галәвиевне гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте.

Гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителүдән тыш, Илназ Галәвиевка 200 000 сум штраф салынган. Зыян күрүчеләрнең мораль зыянны компенсацияләү турындагы гражданлык дәгъвалары өлешчә 500 000 сумнан 3 млн сумга кадәр канәгатьләндерелгән, аларның гомуми суммасы 22 млн сумга җиткән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев