Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Газетага беренчеләрдән булып язылалар

Олы Әтнә балалар бакчасында “Әтнә таңы” газетасын яратып укыйлар: “Газета район яңалыклары, гомумән, яшәеш белән танышып бару мөмкинлеге бирә”, – ди алар.

Ни хәл яшисең, бакча? Балалар бакчасы мөдире Әлфия Исламова белән әңгәмәбез әнә шул хакта узды.

Олы Әтнә балалар бакчасы: җылы, якты, рәхәт биредә.

Ниндидер үзгәрешләргә, вәзгыятьләргә карамастан, Олы Әтнәнең “Кояшкай” балалар бакчасы үз агымында – балаларның бәхетле балачагын алга куйган хәлдә яшәешен дәвам итә.

Капиталь ремонт уздырсалар, тагын да үзгәрәчәк ул.

Район үзәген­дәге балалар бак­часының ике бина­­сына, бүгенге көндә, 200 ба­ла йөри, аларга 51 кеше хезмәт күр­­сәтә. “Балалар саны бераз кимеде”, – дип уфтана бала­­лар бакчасы мө­дире.

Шунда ук:

– Коллективыбыз яшәрә, өлкәннәр пенсия ялына китәләр. Бер яктан куанычлы – чөнки яшь коллектив алдынгы карашлы, үз-үзенә таләпчән була. Икенче яктан карасак – тәҗрибәле хезмәткәрләр китүе бераз шикләндерә, – дип тә өсти.

Тагын бер куанычлары – балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек буенча бер төркеме “Алдынгылар хәрәкәте” буенча пилот проектына сайланган. Бу очракта, аның нәрсәсенә сөенәсең, ул бит өстәмә эш, җаваплылык өсти, дип уйлаучылар да булыр. Юк шул, пилот проекты икән, димәк, киләчәктә ул барлык балалар бакчасына да керәчәк. Өстәвенә, яшьләрне, балаларны бер хәрәкәттә туплау тәрбияви яктан эшне бераз җиңеләйтергә тиеш.

Тулырак газета битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев