Гошер тапшырабыз, җәмәгать
Гошер — зәкәтнең бер төре ул.
Елга бер мәртәбә су сибеп үстергән уңышның — егермедән бер, су сипмичә үстергәннең уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү — фарыз санала. Безнең җирлектә моның өчен кулай вакыт — бәрәңге алган, җиләк-җимеш өлгергән көзге чор. Татарстан Диния нәзарәте дә, район мөхтәсибәте дә бу төр сәдаканы тиешенчә үтәргә чакыра. Кемдер гошерне үзе илтеп тапшырса, кайдадыр бу эшне авыл җирлеге һәм имамнар оештырып — җыеп, тиешле урынга илтеп тапшырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев