Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Грипп сезоны: аннан ничек сакланырга?

Россиядә грипп белән авыручылар саны арткан. Соңгы вакытта кайсы мәгълүмат чарасын гына карасаң яки тыңласаң, шул хакта сөйлиләр.

Чыннан да, кышкы сезон башлану белән авыручылар күбәеп китә. Кем йөткерә, кемнең температурасы югары. Авыручыларны өлкәннәр һәм балалар арасында да күрергә мөмкин.
Әтнә районында салкын тиеп авыручылар бармы? Кышкы сезон башлану белән грипп һәм ОРВИны профилактикалау төп темаларның берсенә әйләнә. Бүгенге көндә салкын тиеп авыруны, грипп белән чирләүне булдырмый калу күпләр өчен аеруча актуаль. Район үзәк больницасының баш табибы Сергей Ибраһимов белән сөйләшүебез дә шул хакта.
– Сергей Вячеславович, күпләр гриппны бик каты салкын тию дип саный. Бу чыннан да шулаймы? Кеше организмы өчен аның төп куркынычы нәрсәдә?
– Грипп чире турында шулай уйлау һәм аңа җиңелчә карау бик зур хата. Грипп – авыр вируслы инфекция, ул кинәт башлана: температура 39-40 градуска кадәр күтәрелә. Баш бик нык авырта, бөтен тән сызлый, хәлсезлек. Әлеге билгеләргә борынга томау төшү һәм йөткерүләр  соңрак кушылырга мөмкин. Грипп үзе түгел, бәлки хәлсезләнгән кешеләрдә үпкә ялкынсынуы, бронхит, йөрәк һәм бөер авыруларының кискенләшүе белән дә куркыныч. Аеруча ул – өлкән яшьтәгеләр, кечкенә балалар, йөкле хатын-кызлар һәм хроник авырулы кешеләр өчен куркыныч. 
– Саклануның иң ышанычлы ысулы – вакцина ясату, диләр. Бүгенге көндә район буенча күпме кеше прививка ясатты?  
– Прививка кампаниясе районда тулы көченә барды. Җитәрлек күләмдә заманча вакцина алдык, ул бу сезонда вирусның иң актуаль штаммнарыннан саклый. Районда барысы 6400 кеше гриппка каршы прививка ясатты. Шуларның 1470е – балалар. 
– Район үзәк больницасына бүгенге көндә күпме кешедә грипп вирусы ачыкланды?
– Ике атна эчендә больницага 40 кеше мөрәҗәгать итте.  13е – балалар.
Шуларның 8ендә грипп вирусы ачык­ланды, шуның берсе – бала. Шуны да әйтәсе килә, грипп белән авыручыларның берсе дә прививка ясатмаганнар. 
Гомумән, авыручыларның күбесе прививка ясатмаучылар.  ОРВИ белән 8 кеше  авырып, шуның берсе – бала.
Районда яшәүче һәркем бушлай прививка ясата ала. Моны район үзәк больницасында, авылларда фельдшер-акушерлык пунктларында эшләргә мөмкин. Бигрәк тә мин укучыларны һәм студентларны, педагог­ларны, медицина хезмәткәрләрен, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренә, шулай ук 60 яшьтән узган һәм дә хроник авырулы кешеләрне прививка ясарга өндим. Прививка ясатырга әле дә соң түгел. Иммунитет ике атна чамасы формалаша, шуңа күрә авыруның традицион пигы башланганчы өлгерү яхшырак. 
– Грипп белән авыручылар арасында чирләр нәтиҗәсендә ялкынсыну (осложнение) бирү очраклары бармы?
–  Кызганычка каршы бар. Өлкән кешедә пневмония очрагы теркәлде. Ул да прививка ясатмаган. 
– Әгәр кеше прививка ясатырга өлгермәсә яки теләмәсә? Көнкүрештә, эштә, мәктәптә авырмаска нинди гади кагыйдәләр ярдәм итәчәк?
 _ Әлбәттә, профилактикалау  чараларының тулы бер җыелмасы бар: Кулларны ешрак сабын белән юарга, бигрәк тә урамнан соң һәм ашар алдыннан. Вирус тоткаларда, акчада, телефоннарда яши ала. 
Маска кияргә киңәш ителә. Аны  кешеләр күп җыелган урыннарда — кибеттә, базарда кияргә кирәк. Ләкин исегездә тотыгыз: битлек 2-3 сәгатьтән соң нәтиҗәлелеген югалта, шуннан соң аны алыштырырга кирәк. 
Биналарны җилләтергә киңәш ителә. Өйне һәм эш урынын дымлы чүпрәк белән сөртергә кирәк. Юылмаган кулларыгыз белән битегезгә, күзләрегезгә, борыныгызга кагылмас­ка тырышыгыз. 
Шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш ителә: тыныч йокы, саф һавада йөрү, суган, сарымсак, мүк, брусникалар, витаминнарга бай җиләк-җимеш һәм яшелчәләр куллану – болар барысы да организмның саклану көчен ныгыта. 
– Гаиләдә берәрсе авырып китсә, нишләргә? Башкаларга ничек йоктырмаска һәм авыруга ничек дөрес ярдәм итәргә? 
– Иң беренче кагыйдә — авыруны аерым бүлмәгә урнаштыру. Аңа аерым савыт-саба һәм сөлге бирергә кирәк. Өйне ешрак җилләтегез һәм дезинфекцияләү чаралары белән җыештыру зарур. Гаиләдә авыручы кеше белән контактта булган кешегә битлек киеп йөрергә кирәк. Иң мөһим киңәш: беренче симптомнар (югары температура, хәлсезлек) булганда ук үз-үзегезне дәваламагыз һәм эшкә яки мәктәпкә йөрмәгез! Өйгә табиб чакыртырга кирәк. Бары тик табиб кына дөрес диагноз куя һәм дөрес дәвалау билгели ала. Тагын бер әйтәсе килгән фикер, грипп вакытында антибиотик­ларны контрольсез куллану файдасыз гына түгел, зарарлы да. 
– Җавапларыгыз өчен рәхмәт сезгә. Иң мөһиме һәркайсыбыз сау-сәламәт булыйк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев