Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гульгена Сабитовадан Чизбургер рецепты

1) слоеный камыр, 2) котлет, 3) кетчуп, 4) помидор, 5) сыр, 6) яшел суган, петрушка яки укроп, 7) йомырка.

  Фарштан юкарак кына котлет ясап, ике ягын да кыздырып алырга. Слоеный камырны җәеп түгәрәкләр кисәргә.( Камырны 5-чка кибетеннән алдым, пачкасында 2 кисәк, 1 генә кисәгеннән эшләдем. Фотосын куйдым). Кискән түгәрәкләр өстенә әзер котлетны куерга, өстенә кетчуп сыларга, помидор, сыр , суган, петрушка турап куйдым. Аста калган, түгәрәк камырның кырыена , йомырка сарысы сыларга һәм икенче түгәрәкне өстенә каплап әйбәтләп чеметеп ябыштырып куярга. Чизбургерлар өстен йомырка сарысы белән сылап, кунжут сибәргә. 200 градуслы духовкада 15-20 минут пешереп алырга. Тәмле чизбургерлар әзер, бииик тәмле, камыры да йомшак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев