Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Һәркемнең чыгышын яратып карарлык иде

Июнь аен матур һәм истәлекле итеп түгәрәклибез.

Кичә 21 июнь көнне Әтнә районының "Туган ягым" мәдәният һәм ял паркында, әйтеп бетергесез дә затлы, күреп туймаслык та күркәм "Авылым кайтавазы" исеме астында районкүләм фольклор- этник фестивале узды. Апрель ахырында әлеге фестивальнең сайлап алу туры булган иде инде! Барлык мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыкларына, көчләренә, күңел биреп тудырган сәнгать әсәрләренә йомгак ясалды кичә. Искитмәле концерт номерлары белән үрелеп барган чын, безнеңчә, нәтиҗәле фестиваль булды ул! Андагы җылылык, андагы миллилек, андагы рәхәт атмосфера әнә шул үзебез тудырган коллективлар, ул да булса: авылымның җырга-моңга тартылып, яратылып үскән абый-апаларында чагыладыр дим мин! Алар чын мәгънәсендә һәммәсе узешчән артистлар! Үзләренең сәләтләрен район күләмендә сынап, бирешмичә, дус - тату булып оешкан коллективлар берләшмәсе!
Рәхәт иде кичә. Һәркемнең чыгышын яратып карарлык иде! Сокландыргыч, горурланырлык!
Безнең Дусым авылының "Тулпар" вокал ансамбле 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды!Гармунда өздереп Шигапов Фәрит абый уйнады! Аңа рәхмәтләремнең зурысы! Әтнә мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Хыял" триосы 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды! Җитәкчесе Биккинин Фарис абый! Ул матур ансамбльнең солисткасы мин. Үзебезнең ансамбльгә киредән кайтып, апаларыма чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә! Арабыздагы иң олы яшьтәге Зәйнәб апама аерым игътибар бирергә телим! Сәхнәне яратканы өчен нык хөрмәт итәм үзен! Ни генә дисәк тә, кешелеклелек сыйфатлары күп олы буында! Кемнедер бәхетле итү белән беррәттән, аңлый белү, авыр чакта ярдәм кулын сузу кебек сыйфатлар да яши аларда!
Бәйрәмне бернинди җил дә, куркытып баккан болытлар да боза алмады! Ахырдан бәйрәмебез кунагы Нурзадагә кушылып, җырлап-биеп күңел ачты яраткан халкым! Биючене дә таныгансыздыр дим, Күәм авылының легендар биючесе Фәнис абый үзе бер инде ул! Ни дисәң дә, яшәешкә салават күпере кебек якты төсләр белән беррәттән, өрфия дулкыннар да өстәргә андый кешеләр бик кирәк әле! Сүземне ихластан тәмамлап нәрсә диясем килә:
"Нәтиҗәле эштә, яңадан үргә менәргә рәхәт! Нәтиҗәне күрә белгәннәргә аерым рәхмәт!"

Дусым мәдәният йорты, Альбина Хакимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев